Гамьле әңгәмә

“Кабул булган хаҗның бүләге – бары тик җәннәт”

 

2018 елда Олы хаҗ һәм Гомрә (Кече) хаҗ кылырга теләүчеләр иң беренче чиратта нәрсәне белергә тиешләр, әзерлек өчен кайда белем алырга мөмкин – шул хакта Чаллының “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең хаҗ мәсьәләләре буенча җаваплы кешесе Илназ хәзрәт Яхин белән сөйләшбез. 

 

Илназ хәзрәт, хаҗ кылырга ниятләгән кеше иң тәүдә нәрсәләрне анык белеп торырга тиеш? Сүзебезне шуннан башлыйк әле.

– Әгуузу билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләһи Раббил гааләмиин, әссаләтү үәссәләәмү галәә расулиһи Мухәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн. Иң беренче: нәрсә ул хаҗ? Аллаһы Тәгалә безләргә ислам динен җибәрде биш багана, биш баскыч белән: Аллаһтан башка илаһ юк дип шәһадәт китерү, биш вакыт намаз уку, ураза тоту, зәкәт түләү һәм мөмкинчелеге булган кешегә хаҗ кылу. “Мөмкинчелеге булган кешегә” дигән сүз – Аллаһы Тәгаләнең халыкка карата булган бер рәхмәте. Чөнки бөтен кешенең дә малы да юк, сәламәтлеге дә булмаска мөмкин… Ләкин шушы сүзнең асылын аңлап бетермәгән хәлдә,  мөселманнарның бу гамәлгә карашы сүлпәнләнә. Асылда ул фарыз. Әйтик, 5 вакыт намаз укыган кеше, бүген намазымны укымыйча торыйм әле, иртәгә укырмын, дип әйтә алмый Чөнки ул моның гөнаһ икәнен белә. Ә хаҗ турында хаталанып әйтәләр: әйтик, быел бармыйм әле, киләсе елга туганым белән барам, хәләл җефетем белән барам, фәлән кеше бара икән, аның белән барырмын….. Аллаһ каршында үтәргә тиешле фарыз эшен ни беләндер чикләү – хаҗга барырга теләгән кешенең беренче хатасы. Без хаҗга Аллаһ ризалыгы өчен барабыз. Хаҗ ул ике төрле сәфәр: тән сәфәре һәм рухи сәфәр. Тән белән йортыбыздан чыгып китәбез, ят, таныш булмаган урынга җыенабыз. Рухи сәфәр дигәндә, үзебезнең малыбызны, йортыбызны калдырып, Раббыбыз каршысына китүебез күздә тотыла. Ир кеше, өстендәге бер киемен дә калдырмыйча, тәнен ике ак материяга чорнап, Аллаһы Тәгалә каршысына бара. Галимнәр бу ихрам киемен кәфенлек киемен кию белән  чагыштыралар: кеше, кәфенлек киеп, бу дөньядан мәңгелеккә китә, ә ихрам киемендә мәңгелеккә китү халәтен кулланып карый. Һәр гамәлнең максаты бар: әйтик, биш вакыт намаз уку – һәрдаим Аллаһны искә төшереп тору, ураза тоту – ач торып,нәфесне тәрбияләү максатында. Хаҗның төп максаты исә – зөһетлек, аскетизм, ягъни дөньядан аерылып тору. Аллаһы Тәгалә бу эш өчен нинди әҗер-савап бирә соң? – Хаҗиларның икенче хатасы – шушы әҗер-савапларны белеп бетермәү һәм аңа бик сүлпән карау. Аллаһ нәрсә вәгъдә итә? Пәйгамбәребез (г.с.) әйтә: “Бөтен хаклары, бөтен шартлары үтәлгән хаҗның әҗере юк – җәннәттән кала”. Мөселман кешесенең туганнан алып үлгәнчегә кадәр максаты шул да инде, ягъни бу дөньяда нәрсә өчен яши? – Аллаһ ризалыгы өчен, Аллаһ ризалыгына ирешеп, җәннәткә керү өчен. Ә монда Аллаһ безгә шундый мөмкинчелек биреп тора: хаҗ кылып, тиешенчә хакларын үтәп кайтсаң – үзеңә җәннәт алып кайтасың. Пәйгамбәребез (г.с.) әйтә: “Гөнаһлы гамәлләр кылмыйча һәм бозык сүзләр сөйләшмичә хаҗ кылучы кеше анадан туган бала кебек пакьләнеп, гөнаһларыннан чистарынып кайтыр”, ди.

– Хаҗилар арасында иң еш күзгә ташланган хаталанулар нәрсәдән гыйбарәт?

– Иң гадиләрен әйтсәм… Мәсәлән, ихрам хәлендә тыелган эшләр бар: хуш исле әйберләр сөртү, төкләрне йолку, тырнакларны кисү, бәхәсләшү, бозык сүзләр сөйләү, гөнаһлы эшләр эшләү. Ирләргә тегелгән кием кию, башны каплау тыела. Ихрам хәлендә (ул 2-3 көн була) кулын тулысынча хуш исле сабын белән юа икән, әлеге гамәле өчен соңыннан бер сарык корбан чалырга тиеш була. Кеше гыйлемсез хәлдә килсә, мин нишләргә тиеш дип, еш кына югалып кала. “Ярар, анда җитәкче була, аның белән йөрермен әле”. – дип җиңел генә уйлап килүчеләр була. Ә бит төрле чак була: җитәкче авырып китә, яки үзенең гыйлеме җитми, яки хаҗины бу җитәкчедән аералар… Адашып киткән хаҗи да, гыйлеме булмаса, хата өстенә хата эшләргә мөмкин. Шуңа күрә хаҗга әзерлек курсларына йөреп гыйлем алу бик мөһим.

– Укучылар өчен әлеге курсларның кайда һәм кайчан булачагын, хаҗ бәяләрен да әйтеп китсәк…

– Укулар ноябрь аеннан, Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчетендә үткәрелә,  һәр якшәмбе сәгать сигездә башлана. Бәяләргә килгәндә, эконом-тур 125 меңнән башлана. Өстәмә мәгълүматны Чаллы мөхтәсибәтеннән, 48/09 адресы буенча урнашкан “Нур-Ихлас” мәчетеннән дә (телефоны 56-65-99) алырга мөмкин.

Әңгәмәдәш – Айгөл Әхмәтгалиева

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *