Татарстанның дини мәгариф системасы

Сәяси фәннәр докторы, Россия Ислам институты һәм Болгар Ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның 2018 елның мартында Чаллыда “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” темасына узган фәнни-гамәли конференциядәге чыгышы

– Кызганычка каршы, бүгенге көндә Ислам динен җәмгыятьне тотрыкландыру белән түгел, ә күбрәк экстремизм, радикальләшү, кайбер чакта терроризм белән бәйләүләр бар. Һәм безнең алда торган бик мөһим бурычларның берсе – Ислам диненең гасырлар буе шушы тотрыкландыру өлкәсендә зур роль уйнаганлыгын күрсәтү. Бүгенге көндә Ислам диненең чын асыл йөзен күрсәтү өчен иң эффектив, иң мөһим чараларның берсе – ул да булса Ислам диненең мәгариф системасы. Әгәр дә без мәгариф системасын үстермәсәк, һичшиксез, Ислам диненә карата мөнәсәбәт шулай булачак. Бик тә мөһим инструмент – мәгариф системасы аша өммәтебезгә Ислам диненең чын асылын җиткерү, өммәтебезгә генә түгел, өммәтебез аша чын асыл мәгънәсен бөтен җәмгыятькә җиткерү. Әгәр дә инде җәмгыятькә Ислам диненең асылын, мәгънәсен җиткерүчеләр булмаса, җәмгыятьтә Ислам диненә мөнәсәбәт шул килеш калачак. Менә бу өлкәдә Татарстанда безнең мәгариф системасы эшләп килә. Горурланып әйтә алабыз: бүгенге көндә Татарстандагы дини мәгариф системасы Россиядә ул калыпка салынган мәгариф системасы. Чыннан да ул бездә система. Без бу системаны корганда мәчетләр каршындагы курслардан башладык. Мәчеткә килүчеләр беренче мәртәбә намазга басалар, аларның мөселман буларак дөньяга караш системасы формалаша. Намазга ничек баса – алга табан шулай булачак. Шуңа күрә мәчет каршындагы курсларга да Диния нәзарәте тарафыннан игътибар артты. Бүгенге көндә Татарстанның 800 ләп мәчете каршында шундый курслар эшләп килә. Без аларның укытучыларын барладык, 1200 укытучы. Аларның һәрберсе имтихан тотты. Бу да бик мөһим. Без инде бүгенге көндә мәчетләр каршындагы дини мәгариф системасында эшнең ничек барганлыгын күзаллыйбыз. Һәм аның 3 еллык программасын төзедек, дәреслек эшләдек. “Без – татарлар” программасын тормышка керттек. Ул курсларда без татар телен өйрәтәбез. Әлбәтә, татар телен генә өйрәтү җитми, без татарларның милли аңын да формалаштырырга тиешбез. Монда дини фактор да бик мөһим. Без татар теле, дин нигезләре һәм татар тарихы – өч бүлектән торган курсларны Татарстан буенча алып барабыз. Бу курслар РИИда бик зур популярлык казанды. Курслар башланганда институт коридорыннан узып булмый иде – кемнәр генә юк. Башта безнең хезмәткәрләр борчылды: нишләрбез икән – яулыксыз, кыска итәкле кызлар. Әмма укый башлагач итәкләр озынайды, яулык ябына башладылар. Укулар

нәтиҗәсе булып әхлак һәм тышкы кыяфәт тә үзгәрә – коридорда бөтенләй башка кешеләр. Бу да бик мөһим.

Мәгариф системасының икенче баскычына килгәндә – ул безнең урта мәдрәсәләребез. Безнең 9 мәдрәсәбез бар. Без алар белән горурланабыз. Чөнки алар бөтенесе дә 90 елларда Россиядә формалашып, оешып, 10-15 ел эшләп үзләренең потенциаль мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Әмма бу мәдрәсәләр буенча да шактый эш алып бардык. Чөнки уку йорты булгач ул ниндидер таләпләргә туры килергә тиеш. Һәм без уку стандартлары керттек. Быел беренче мәртәбә шушы стандартлар нигезендә шәкертләребезне чыгарабыз. Стандартлар эшләп китте. Ул стандартларны эшләү шулай ук авыр булды. Чөнки стандартлар – ул дәреслекләр дигән сүз. Дини мәгариф системасы бик үзенчәлекле, четерекле өлкә. Аны дөньяви система белән чагыштырып булмый. Дөньявида алга киткән инновацион дәреслекләр файдаланырга мөмкин. Дини мәгариф системасында без борынгы мирасыбызны өйрәнергә тиешбез. Ә урта гасыр мирасын гына белү ул шәкертләр өчен җитми. Борынгы, Урта гасыр мирасын бүгенге көндә – 21 гасырда кешеләргә җиткерү инструменты кирәк. Ата-бабаларыбыз укыган китапларны, дәреслекләрне белү белән беррәттән заманча фикерләү булырга тиеш. Бик катлаулы, четерекле мәсьәлә. Аны бүген хәл ителгән дип әйтеп булмый. Иске китапларны укыту бернәрсә. Әмма яшьләр аларны укып чыгып җәмгыятьтә аңлата алалармы? Мәсәлән, урта гасыр әсвапларында җиһад темасы бар – яшьләр аны аңлата аламы? Яшьләр аңлатканны, Ислам шундый икән, дип тискәре аңламаслармы? Һәм башка шундый бүлекләр күп. Шуңа күрә дә без дәреслекләр мәсьәләсе буенча бик борчылабыз, бу өлкәдә эш алып барабыз.

Өченче баскыч – югары дини белем системасы. Шулай ук Россия Ислам институты, Казан Ислам университеты оешты. Без, әлбәттә, дини мәгариф системасы турында сүз алып барганда үзебезнең традицияләребез ничек тормышка аша дип борчылабыз. Болар – җәдитчелек һәм кадимчелек. Горурланып әйтә алабыз: без бу традицияләрне дәвам итәбез. Алыйк, җәдитчелекне. Ул татарлар өчен бик мөһим булган. Ни өчен? Чөнки җәдитчелек системасы аша татарлар үзләренең зыялыларын әзерләгәннәр. 1905-07 елгы революцияләрдән соң татарлар Россия империясенең сәяси тормышында беренче планга чыга алалар. Ничек? Чөнки аларның зыялыларын әзерләүче уку йортлары – мәдрәсәләре булган.

Ләкин шул ук вакытта без җәдитчелекне татар җәмгыятендә дөняви белем бирүгә омтылу формасы икәнлеген ассызыклап күрсәтергә тиешбез. Шуңа күрә без үзебезнең кадимчелек мәгариф системасын да онытмыйк. Чөнки ул да бик мөһим. Без Россия Ислам институтын җәдитчелек уку йорты дип әйтә алабыз. Чөнки теологлар, экономистлар, лингвистлар, журналистлар әзерлибез. Без аларны дин әһелләре итеп түгел, ә югары белемле мөселманнар – безнең йөзебез, өммәтебезнең йөзе, җәмгыятебез горурлыгы булсын дип әзерлибез. Чөнки аның өлеше муллага караганда да зуррактыр, чөнки аудиториясе киңрәк. Ниндидер эштә эшләсә, менә мөселманнар нинди белемле, дип аны күреп, исламофобия кәефләре дә кимергә мөмкин. Шуңа күрә без җәдитчелек традицияләрен дәвам итәбез. Шул ук вакытта дини мәгариф системасы турында сүз алып барганда һичшиксез кадимчелек мәдрәсәләре традицияләрен дә онытырга тиеш түгелбез. Чөнки беләбез: татарлардагы нинди генә зур дин галимен алмыйбыз – барсы да шушы кадимчелек мәдрәсәләрендә укып чыкканнар. Шул ук Муса Бигиев һ.б. Аны дәвам итү өчен без Казан Ислам университетында шәригать факультетын ачып шул традицияләрне дәвам итәбез.

Һәм инде соңгы баскыч – Болгар Ислам академиясе. Ул беренче елын эшли, 65 шәкертебез бар. Анда аларга Ислам фәннәре магистры, Ислам фәннәре докторы дигән югары дәрәҗәләр биреләчәк. Әмма алган гыйлемнәрен алар җәмгыятькә җиткерә алырлармы? Белем алу гына җитми, син алган гыйлемне башкаларга бирергә тиеш. Менә ул аны бирә алырмы? Кайдадыр чыгып сөйләгән сүзләрен дөньяви аудиториядә аңларлармы? Аларга тискәре йогынты ясамасмы? Ансы да бик мөһим. Шул дини белемнәрне тапшыру инструменты нинди булырга тиеш? Безнең академияне тәмамлаучылар, фән кандидаты буларак, теләсә кайсы уку йортына кереп, Ислам дине нигезләре булсынмы, филология фәннәре булсынмы, һәм башка фәннәрне укыта алырлармы? Алар шул дәрәҗәдә булырга тиеш.

Югары уку йортлары өчен дә стандарт эшләдек. Һәм шулай ук Болгар Ислам академиясе өчен магистр стандартлары эшләнде, алар мөселман илләрендә кабул ителгән стандартларга туры киләләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *