Лениногорск шәһәрендә “Гыйлем нуры” бәйгесе узды

21 нче апрель көнне Лениногорск шәһәрендә республикакүләм “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Ошбу бәйгедә мәчет каршысында якшәмбе дәресләрендә дини гыйлем алган абыстайлар катнашты. Яр Чаллы шәһәре абыстайлары да бу чарада булып кайтты. Әлегә беренчелекне алып булмасада, апаларыбыз бик әйбәт һәм югары нәтиҗәләргә ирештеләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Безнең шәһәребезнең данын Хамидуллина Җәмилә Шавали кызы, Кашапова Гөлнур Мазит кызы, Галимова Рәсимә Шәхит кызы һәм Миннегулова Халидә Минбай кызы якладылар. Алар “Утыз Имәни” һәм “Ихлас” мәчетләрендә гыйлем алалар.
Лениногорск мөхтәсибәте тарафыннан бу бәйрәмне оештыру югары дәрәҗәдә булды. Хассәтән аларга зур рәхмәт! Аллах Тәгалә барсыннан да разый булса иде!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *