Уел Хөсәенов: “Чаллының киләчәге өметле”

Үзләренең күркәм эшләре белән шәһәр төзелешенә зур өлеш керткән, хезмәтләре белән Чаллыны данлаган шәхесләр шактый. Алар арасында җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, Чаллының мактаулы гражданины Уел Хөсәенов та бар. Уел Галим улы шәһәрдә төрле елларда җаваплы вазыйфалар башкарды: предприятиеләрнең җитәкчесе булып эшләде, берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайланды. Лаеклы ялга чыккач җиң сызганып җәмәгать эшләренә кереште. Бүгенге көндә ул Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәм фонды җитәкчесе һәм сәүдә-сәнәгать палатасының сәнәгать комитеты рәисе вазыйфаларын башкара.

Шәһәр көне алдыннан Чаллыбызның хөрмәтле кешесе Уел Хөсәенов белән әңгәмә кордык.

– Уел Галимович, сез күп еллар шәһәрнең эре предприятиеләрендә җитәкче вазыйфаларын уңышлы гына башкардыгыз. Кайчан да булса, мәчет төзелешен алып барырмын дип уйлаган идегезме? Бу эшкә килүегез ничек булды?

– Дөресен әйтим, бу хакта уйлаганым да булмады. Мәгълүм булганча, Җәмигъ мәчете төзелеше күптәннән килә бит. Дөресрәге, башланды да тукталды ул. Илдар Халиков шәһәр хакиме булып эшләгәндә әлеге мәчеткә ярдәм итү фонды оештырып, биредәге эшне башлаган идек. Ул вакытта монда “КамГЭСэнергострой” төзүчеләре яхшы гына эшләделәр. Мәчеткә ярдәм итү фондын Сәлихҗан Гайниев җитәкли иде. Ул үзенең мәчете төзелеп беткәч моннан китте. Әлфәс хәзрәт мине фонд белән җитәкчелек итәргә үгетләде. Дингә бирелгән кеше булмасам да, без йолаларны, гореф-гадәтләрне, традицияләрне хөрмәт итәбез. Шактый гына уйланып йөргәннән соң, бу җаваплы эшкә алындым. Биредә эшли башлавыма бер ел тулды. Казанда универсиада объектларын төзегәндә Җәмигъ мәчете төзелеше тукталып торды, ләкин фонд эшләде. Хәзер инде ноленчы циклда эшләр бара. Монолит бетоннан подвалны салып куйсак, Аллаһы теләсә, җир өстенә калкып чыгабыз.

– Бу эшләрне кайсы предприятие алып бара?

– Раил  Миңнегалиев җитәкчелегендәге “Стройтраст” предпритиесе ышанычлы һәм җитди оешма. Алар май аенда эшли башладылар. Инде шактый эшләр башкарылды. 1300 куб. метр монолит бетонның 700е салынды инде. Август аенда бу эшне тәмамлап, тышкы яктан җылытып, гидроизоляция ясап, каплап куярга иде.

– Җәмигъ мәчетенең шәһәр хакиме Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге попечительләр советы да бар…

– Попечительләр советында җыелышлар үткәрелә. Эш барышы контрольдә тотыла. Аллага шөкер, финанс ярдәме күрсәтүчеләр бар. “Чаллы икмәге” ,”Камилла”, “Сатурн”, “Автомастер” булыша. Агымдагы эшләрне тәмамлау өчен 27 миллион сум акча кирәк. Аның яртысы бар инде. Форсаттан  файдаланып изге йортны төзүгә үз өлешләрен керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, халыкка рәхмәтемне җиткерәм. ГЭСта яшәүче бер ханым квартал саен 14-15 мең сум акча китерә, бер әрмән кешесе 2 ай саен диярлек акчалата ярдәм суза. Исемнәрен күрсәтми, әйтми генә булышучылар да бар. “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыятенең 7 кибетендә безнең мәчет төзелешенә ярдәм итү тартмалары куелды. “Палитра” сәүдә үзәгендә дә андый урын бар. Дөрес, анда акча аз җыела. Ләкин “Тамчыдан күл була” дигән мәкальне истән чыгармаска кирәк. Без мәчет төзелешенә булышкан кешеләрнең барсына да рәхмәтле.

– Уел Галимович, шәһәр мәчетләре Җәмигъ мәчете төзелешенә булышалармы?

– Ураза бәйрәме вакытында мәчетләргә тартмалар куелган иде. Шактый гына акча җыелды. Хәзер Корбан бәйрәменә әзерләнәбез. Аллага шөкер, мәчетләребез дә бу изге эштә актив катнаша башладылар. Чөнки алар Чаллыда, мәхәллә мәчетләреннән тыш, зур, матур Җәмигъ мәчетенең кирәклеген аңлыйлар. Безгә бергәләп үзәк мәчетне җир өстенә калкытып чыгарып, төзелеш эшләренең баруын халыкка, җитәкчеләргә күрсәтергә кирәк.

– Ноленче циклдагы эшләр тәмамлангач, нишләргә планлаштырасыз?

– Еллар узган саен таләпләр, мөмкинлекләр үзгәрә бит. Безгә проектны яңадан карап, аны оптимальләштерергә һәм финанслау юлларын эзләргә кирәк булачак.

– Уел Галимович сезнең язмышыгыз Чаллы белән тыгыз бәйләнгән. Чаллы сезнең күз алдыгызда, сезнең хезмәтегез белән үсте. Танылган төзүче буларак, шәһәребезнең бүгенге торышын ничек бәялисез?

– Чаллы – эшчеләр, хезмәт кешеләре шәһәре. Дөресен генә әйткәндә биредә халык беркайчан да рәхәт яшәмәде. Соңгы 10 елда бер-бер артлы булган финанс-икътисадый тотрыксызлыклар да тискәре йогынты ясамый калмады. Шулай да Чаллы халкы түзде, сынауларны үтеп яши. “КАМАЗ” ны да саклап калдык. Элегрәк шәһәр тулысынча диярлек автогигантка бәйле иде. Хәзер шәһәр бюджетында аның өлеше елдан-ел кими. “Моношәһәрләргә ярдәм” федераль программасы буенча шәһәргә ярдәм килә. Алгарышлы үсеш территориясе (ТОСЭР) статусы да мөмкинлекләрне арттырды. Чаллыда Кытайның “Хаер” компаниясе, металл эшкәртү комбинаты эшли. Бу – халыкка эш урыннары һәм бюджетка өстәмә акчалар дигән сүз. “Чаллы икмәге”, “Катыргы-кәгазь комбинаты” һәм башка предприятиеләр уңышлы эшлиләр. Чаллы янындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дә эшчәнлеге мактауга лаек, чөнки аларда да шәһәр халкы эшли бит.

Соңгы елларда парклар, проспектлар гына түгел, ишек алларындагы юллар да төзекләндерелә. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең капиталь ремонтлануы, заманча җиһазлануы да игътибарга лаек. Мине сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе борчый. Без сәламәтлек саклау буенча республикада беренче урында. Ә кадрлар белән тәэмин ителеш (54%) кына. Менә бу санга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты бәйләнгән. Чөнки кадрлар җитмәгәнлектән, булганнарының эше күп, алар бик теләсәләр дә, авыруга тиешенчә ярдәм дә, игътибар да күрсәтә алмыйлар. Шәһәрдә театрлар, башка иҗат коллективлары уңышлы эшли.

Моннан 10 ел элеккегегә караганда, Чаллының бүгенгесе һәм киләчәге өметлерәк. Талантлы яшьләрне шәһәрдә калдыру юнәлешендәге эшчәнлекне көчәйтергә кирәк. Чаллыда яшәү шартлары Казанга караганда әйбәтрәк. Беренчедән, бездә 15 минут эчендә шәһәрнең теләсә кайсы урынына барып җитеп була. Торак-коммуналь хезмәтләр бездә сыйфатлы. Күптән түгел Казанда берничә күпкатлы йортта булдым. Аларның тышы матур, ә эче пычрак, сасы… Мин шәһәр советы депутаты булып эшләгәндә яңа мәктәпләр төзү тәкъдиме белән чыккан идем. Ул елларда мөмкинлек юк иде. Хәзер Аллага шөкер, бу яктан да алга барабыз. Узган ел бер яңа мәктәп ачылды, быел шәһәрдә иң зур мәктәп файдалануга тапшырылырга тиеш. Балалар бакчалары, парклар, скверлар, яр буйлары танымаслык итеп яңартыла. Болар барысы да Чаллының киләчәгенә өмет уята.

– Сез  сәүдә-сәнәгать палатасында сәнәгать комитеты җитәкчесе. Чаллы эшмәкәрләренең хәле ничек?

– Кече һәм урта эшмәкәрлектә хәл итәсе мәсьәләләр күп. Шулай да алга китеш бар. Бүгенге көндә шәһәр бюджетының 30%ы эшмәкәрләр өлешенә туры килә. Безнең бурыч аны 50%ка җиткерү. Без финанс һәм башка комитетлар белән бу юнәлештә эшлибез. Төрле конференцияләр үткәрәбез, сорауларны анализлыйбыз, мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Сәүдә-сәнәгать палатасына җитәкче булып Фәрид Бәширов килде. Ул – бик тырыш, җаваплы җитәкче. Эшмәкәрләргә ярдәм итәргә тырыша.

– Сезнең комитетта ничә кеше эшли?

– 16 кешенең барысы да үз эшләрен башлап, бүгенгәчә уңышлы эшли торган эшмәкәрләр. Алар арасында В.Маньковский, П.Евдокимов, Г.Иванов, В.Алтухов һәм башкалар бар.

– Җаваплы вазыйфаларны башкарган җитәкченең гаиләсе һәрвакыт икенче планда була. Сез хатыныгыз белән ике кыз тәрбияләп үстердегез, миңа калса сезнең оныкларыгыз бәхетле…

– Аллага шөкер, тормышыбыздан канәгать. Күп вакытны оныклар белән үткәрәбез. Беренче оныгыбыз Фәрхәд 6нчы сыйныфта укый, Самат белән Наиләгә 3 яшь.

– Сезнең оныклар да телефон, компьютерларга бәйлеме?

– Бәләкәйләренә бирмибез, 10 яшьлек Фәрхәд тә бик мавыкмый. Балага басым ясарга кирәкми, шуңа күрә без сөйләм, мисаллар аша психиканың, күрү сәләтенең кыйммәтле нәрсәләр икәнлеген аңлатырга тырышабыз. Баланың вакытын файдалы эшләргә күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Каникул вакытында, оныгыбызны инглиз теле буенча лагерьга җибәрдек, анда велосипедта узышу буенча беренче урынны алган. Хәзер IT паркка бара. Минем уйлавымча, компьютер, телефоннардан баланы тыярга түгел, андероид, компьютерларны үзеңнең үсешең өчен кулланырга кирәк. Балаларны моңа кечкенәдән өйрәтү зарур.

– Уел Галимович, тиздән сезнең туган көнегез җитә. Без сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Изге эшләргезне тормышка ашыруда Аллаһы Тәгалә Сезгә ярдәм итсен!

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Уел Хөсәенов: “Чаллының киләчәге өметле”

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *