Сорау вә җавап

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Түбәндәге сорауларга җавап язсагыз бик рәхмәтле булыр идек.

1. Җомга намазына имамнан башка 3 кеше булмаса, 3 нче кеше булып 10 яшьлек бала булса, җомга намазын зурлар белән бер сафта укый аламы? Кеше җитәрлек булса, хөкем нинди?
2. 10 яшьлек ир бала мәчеттә намазга чакырып азан уку дөресме?
3. Тумыштан сәламәтлеге гозерле булу сәбәпле камил тәһарәт ала алмый – берәр нәрсәгә тотынмый басып тора алмый, яше 20 дән узган. Аңа азан уку дөресме? Бу балага намаз укырга өйрәнеп Гыйбадәте исламиядә өйрәткәнчә намаз уку, Коръән уку дөресме? Җомга һәм башка намазларда катнашып җәмәгать белән укый аламы?

Тукай районы Колыш авылы мәчете

1-2. Җомга намазында имамнан тыш 3 акыллы, бәлигъ мөселман ир-атының булуы шарт. Балалар һәм хатын-кызлар бу санга керми. Әмма 10 яшьтән артык булып намаз хөкемнәрен белә торган бала булса, ул ирләр хөкеменә керә. Аның ирләр белән бер сафка басып намаз укуы һәм шулай ук азан әйтүе дә дөрес була. Ә намаз хөкемнәрен белмәсә, бәлигъ булганчыга кадәр ирләр санына керми. Һәм аның азан әйтүе дә дөрес саналмый, кире әйтелергә тиеш була. Һәм җомга өчен дә ул ирләр санына кертелми.
3. Әгәр кеше су белән тәһарәт ала алмый икән, ул тәһарәт урынына тәяммем ала. Бу инде гозерле, чирле кеше дип атала. Тәяммем алса да аның тәһарәте, намазы дөрес исәпләнә, су белән тәһарәт алган кеше хөкемендә була. Әмма тәяммем дә ала алмаса, андый кеше намаз укымый, намазы дөрес булмый. Ә гарип кеше бит инде ул тәһарәт ала алса су белән яки тәяммем алса, гарип булса да, барыбер намазны укырга тиеш. Әгәр дә сәҗдә кыла алса, сәҗдә кылып укый, сәҗдә кыла алмаса ишарә кылып. Яткан килеш кенә булса да, башын селкетә ала икән, башын селкетеп укый. Инде башын да селкетә алмаса, андый кешенең намаз өстеннән төшә, ул терелгәнчегә кадәр намаз укымый. Терелмәсә инде, өстендә намаз булмый.
Аннан соң гозерле кеше була – тәһарәте тотмый торган. Чире сәбәпле, мәсәлән, сидеге тотмый яки җәрәхәтеннән кан агып тора. Андый гозерле кеше намаз вакыты кергәч бер тәһарәт алса – су белән юынамы, тәяммем кыламы – икенче намаз вакыты кергәнче тәһарәтле санала. Икенче намаз вакыты кергәч инде ул яңадан тәһарәт алырга тиеш була, өченче намазга кадәр тәһарәтле санала. Чире сәбәпле аның тәһарәте бозылмый, әгәр дә үз ихтыяры белән үзе теләп бозмаса.
Гозерле, чирле кеше булса да, җомга намазларына йөрү ул барыбер фарыз булып тора. Ир кеше булса, йөри алса, җәмәгать намазларында катнашырга тиеш. Әмма үзе йөри алмый торган кеше булса, әйтик, күзләре күрмәсә, яки йөрү авыр булса, андый кешегә җәмәгать намазларына бармаса да була. Ул үзе булдыра алганча намазларын өендә укый. Намаз фарыз булмый сабый балаларга, үз акылында булмаганнарга һәм тәһарәт тә, тәяммем дә ала алмаган, башын да селкетергә мөмкинлеге булмаган кешеләргә. Намаз уку алар өстеннән төшә.

Әссәләмүгаләйкүм, мөхтәрәм “Ислам нуры” газетасы хезмәткәрләре!
Минем түбәндәге сорауларга җавап бирсәгез бик рәхмәтле булыр идем.
1. Ә. Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабында “намазның мөстәхәбләре” дигән бүлегендә 15 пункт: “Өч вә дүрт рәкәгатьле фарыз намазларының соңгы рәкәгатьләрендә сүрәи Фатиха уку мөстәхәб,”- диелә. Шулай булгач, мәсәлән, өйлә намазының фарызын ике рәкәгать кенә укысак та дөрес буламыни?
2. “Берәр кеше килеп кереп сәлам биргәндә, утырган кеше тормыйча гына сәлам кайтарырга тиеш,”- дигәнне ишеткәнем бар. Бу шулаймы?
3. Сәҗдә сүрәсен тулысы белән укымаганда тиләвәт сәҗдәсе кылынамы?
4. “Мәхшәрдә сабый балаларның да чәчләре агарыр,”- дигәнне укыганым бар. Аллаһы Тәгалә бит аларга турыдан-туры җәннәт вәгъдә итә. Моны ничек аңларга?

Сезнең эшегездә уңышлар теләп, Салих Зиннәтов
Зәй районы, Аксар авылы

1. Бу кыйраәт турында килә. Ике рәкәгать укысаң дөрес була түгел, ә өченче, дүртенче рәкәгатьләрдә кыямда вакытта бернинди сүрә укымасаң да, тәсбих яки зекер әйтеп торсаң да, намазың дөрес була, аның фарызлары да, ваҗиплары да үтәлә, сәҗдә-сәхү дә кирәк түгел. Намазның өченче, дүртенче рәкәгатендә кыйраәт – Коръән сүрәләрен, аятьләрен уку сөннәт санала, аны укымасаң да намаз дөрес була. Әмма инде мөмкинчелек булса, без сөннәтләрне дә үтәргә тиешбез. Шуңа күрә дә өченче, дүртенче рәкәгатьләрдә Фатиха сүрәсен сөннәт буларак укыйбыз. Әмма ул рәкәгатьне кыскартуны аңлатмый. Рөкугълар, сәҗдәләр, өченче, дүртенче рәкәгатьтә калган бөтен гамәлләр дә үтәлергә тиеш.
2. Утырып торган кешенең торып сәлам бирүен пәйгамбәребез (с.г.в.) сөймәгән. Без инде Аллаһы Рәсүленә (с.г.в.) иярергә тиеш. Сәлам бирү өчен кешене олылап торып басу мәкрүһ санала. Шуңа күрә дә утырган кеше тормыйча гына сәлам бирү дөресрәк һәм ул сөннәткә туры килә. Ягъни аерым кеше өчен басып сәлам бирү мәкрүһ. Хәтта пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе, пәйгамбәр буларак бит инде, аны олылап басып күрешкән кешеләргә басмаска кушкан.
3. Сәҗдә сүрәсен уку шарт түгел. Сәҗдә аятен укыганнан соң кешегә сәҗдә-тилавәт кылу ваҗип була. Сәҗдә аятьләре алар билгеле, анда билге дә куела. Шул аятьне укыган өчен сәҗдә-тилавәт ваҗип була.
4. Коръәндәге аятьләр мәхшәр турында түгел, ә сур өрү хакында. Сур өрелгәч куркудан авырлы хатыннарның авырлары төшәр, ә бала имезүче хатыннар балалары турында онытырлар, аларда бала кайгысы калмас. Һәм шулай ук күрерсең сабый балаларның чәчләре агарганын, күрерсең исерек кешеләрне, алар исерек булмаслар, кыямәт көненең куркуы каты булыр, диелә. Ягъни бу мәхшәр мәйданында түгел, ә дөнья беткәндә – кыямәт купканда булачак хәл.

Укучыларыбыз сорауларын җавапны шәригать белгече Рәфыйк хәзрәт Миннеәхмәт бирде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *