Фоат хәзрәт: “Ел әйләнәсендә эшләүче мал базары һәм агропарк шәһәребез өчен бик зарури”

Чаллыда корбан чалу менә җиденче ел инде бер урында – үзәкләштерелгән мәйданчыкта башкарыла. Чаллы мөхтәсибәте һәм шәһәр башкарма комитеты бу эшкә һәр елны җентекләп әзерләнәләр. Быелгы корбан чалу нинди үзенчәлекләргә ия булды? Киләчәктә бу эш ничегерәк оештырылачак? Без бу сорау белән Чаллы имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәмәтовка мөрәҗәгать иттек. Ул бу уңайдан менә нәрсәләр дип белдерде:

 

–  Билгеле булганча, безнең корбан чалу мәйданчыгы Сидоровка бистәсендә элеккеге “Ит комбинаты” артында урнашкан. Ул мәйданчыкны ел саен камилләштерергә тырышабыз. Быелгы җәй дәверендә дә шактый эшләр башкарылды: мәйданчыкны киңәйттек, бетон җәйдек, койма белән әйләндереп алдык. Аның көнчыгыш өлешендә ветеринар хезмәте, дежурныйлар, намаз бүлмәләрен үз эченә алган 105 кв. метрлы административ корпус үсеп чыкты. Аңа җылылык кертелде.  Мәйданчыкка суны моңа кадәр машиналар китерә һәм алар мал суючыларга комачаулык итә иде. Хәзер зур су савытлары җиһазлап куйдык. Үзебезнең су чыганагын булдырдык – 40 метр тирәнлеккә скважина борауланды. Суы чиста, эчә торган. Биокалдыклар өчен аерым септик ясалды. Шулай ук түбә астында ел әйләнәсендә эшләячәк мал чалу урыны төзү,  суыткыч бүлмә әзерләү төгәлләнеп килә. Мал чалу урынының хәзер идәне салына, стеналары плитә белән капланды. Ягъни быел корбан чалучылар уңайрак шартларда эш иттеләр. Өч көн буена теләүчеләр өчен кайнар ризыклар – пылау, чәй булды. Ә ветеринар, коммуналь хезмәте күрсәтүчеләр, җәмәгать тәртибен саклаучылар  өчен бушлай төшке аш оештырылды. Чөнки бер дин кардәшебез чалган корбанын шушы эшкә тотуны сорады. Мин өч көн дәвамында кайнар аш әзерләп корбан чалучыларга хезмәт күрсәткән дин кардәшләребезгә зур рәхмәтемне ирештерергә телим.  Җәмгысе өч көндә мәйданчыкка 1821 баш сарык малы кертелде. Бу зур сан, әмма былтыргысы белән чагыштырганда  500 башка кимрәк. Сәбәбенә килгәндә, ул төрледер. Беренчедән, быел ветеринар хезмәте ягыннан контроль көчлерәк булды. Бәлкем шуңа кемнәрдер килергә җөрьәт итмәгәндер. Икенчедән,  быел  Әлмәттә, Түбән Камада  да корбан чалу бик киң оештырылды. Сарык үстереп сатучыларның бер өлеше шунда китәргә бик мөмкин.

Ни өчен без кергән малны һәрбер башына кадәр беләбез? Чөнки аларның һәрберсе ветеринар контролендә теркәлеп барыла. Шуларның 1760ы мәйданчыкта чалынды. Шәһәр коммуналь хуҗалыгы  хезмәткәрләре мәйданчыкны чистартып, юдырып тордылар.  Барлык службалар актив эшләде.  “Ак мәчет”тән күп кенә  шәкертләр  булды. Алар корбан чалу эшендә ярдәм күрсәттеләр. Җәмигъ мәчеттенән ике көн бабайлар дога кылып  төзелеш өчен садака җыеп утырдылар.

Быел зур яңалык булды:   Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аркылы безгә 100 куй сарыгы билгеләнде. Алар Төркиядәге дин кардәшләребез ярдәме иде. Һәм дә инде корбанлыклар мәчетләргә таратылды.  Алар аны үз чиратында шундый-шундый кешеләрдән диеп чалып мохтаҗларга тараттылар. 40 сарык”Ак мәчет” мәдрәсәсенә бирелде. Бу уңайдан мөфти хәзрәткә үз рәхмәтләребезне җиткердек.

Быелгы корбан чалуларыбыз бик уңышлы үтте. Мин зур рәхмәтемне әйтәсем килә шушы эшләрдә безгә ярдәм күрсәтүче ширкәтләргә, аерым кешеләргә. Шәһәребезнең “ГЭС” мәхәлләсеннән Габдерәшит хәзрәт үзенең иптәшләре, мәхәллә кешеләре белән мал чала, туный  торган корылмаларны җыеп җыештырып, юдырып зур эш башкардылар. Мәхәлләнең кайсыбер кешеләре монда эшне башлап җибәрү өчен гаеткә дә бара алмадылар. Бик зур рәхмәт белдерәсем килә шәһәр Хакимиятенә. Корбан чалу йоласының шәһәркүләм әһәмиятен аңлап Хакимият ел саен бу эшкә әзерлеккә үзенең зур өлешен кертә. Быел да әзерлек эшләре бер ай алдан башланды. Комсомол префектурасы җитәкчесе Александр Иванович Кислов җитәкчелегендә  өч мәртәбә комиссия утырышы узды. Алар барышында коммуналь оешмалар, Горсвет, Горзеленхоз, транспорт, ветеринар, җәмәгать  тәртибе саклау хезмәтләре алдына конкрет бурычлар куелды һәм алар оператив үтәлде. Аерым рәхмәт әйтәсем килә коммуналь хуҗалык җитәкчесе Фәнис Камил улына:  кирәк икән кранын, тракторын, йөк машинасын бирде, башка ярдәмен күрсәтте, мәйданчыкта чисталыкны тәэмин итте.

Корбан чалу мәйданчыгында эшләрне бергәлектә оештыру – ул дини оешманың хакимият органнары белән аңлашып  уңышлы эшли алуын күрсәткән бер уңай мисал да булып тора.

Киләчәкне без ничегерәк күзаллыйбыз?  Безнең расланган генпланыбыз бар иде. Хәзер архитекторыбыз Алмаз Мугълиев аны тулыландыру өстендә эшли. Мәсәлән, мәйданчыкта даими эшләүче зур булмаган (50-60 кешелек) мәчет кирәк булуын аңладык. Чөнки янәшәдән генә трасса үтә, шуңа күрә ул юл мәчете буларак та күзаллана. Мәчетне төзергә алынучы егетләребез табылды, шулай ук элеккеге төзнлншләрдән калган төзү  материаллары да шактый.

Үзәкләштерелгән мәйданчыкта ел әйләнәсендә эшләячәк базарны да күзаллыйбыз. Кирәк кеше монда килеп малны үзе сайлап, шунда суйдырып алып китә алсын өчен. (Чаллы төбәгендә мондый базарлар юк, ул фәкать бездән 80 чакрым ераклыктагы Удмуртиянең Алнаш поселогында эшли). Ул атнасына берничә көн эшләр дип күзаллыйбыз. Инде бу эшкә алынучылар да бар.   Шундыйларның берсе Зәй районында куй сарыклары үрчетү белән шөгыльләнүче дагыстанлы кардәшебез  Корбанмөхәммәд Мурзагов. Ул ел саен мәйданчыкка үзе үстереп 300дән артык сарык малы китерә.

Якын-тирәдәге 2 гектар җир шушы мәйданчык өчен бирелде. Киләчәктә хыял – ошбу мәйданда шәһәр һәм якын-тирәдәге төбәкләргә хезмәт күрсәтә алырлык агропарк булдыру. Бу фикеребезне шәһәребез мэры мәйданчыкка визиты вакытында хуплады, якын арада аның заманча проектын, генпланын булдырырга тәкъдим ясады. Ошбу мәсьәләдә безне Тукай районы администрациясе,  республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгы да хуплар дип уйлыйм. Чөнки ел әйләнәсендә эшләүче мал базары да, агропарк та бүгенге тормышыбыз өчен бик тә зарури.

   Рәсемнәрдә: шәһәр мэры Наил Гамбәр улы үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгы белән таныша; корбан чалуның барышы.

Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү Чаллыда Корбан гаетен бәйрәм итү

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *