Чаллы мөгаллим-мөгаллимәләре киңәш тотты

3 октябрьдә “Ак мәчет”тә Чаллы мәчетләре якшәмбе укытучыларының шәһәр күләмендәге киңәшмәсе булды. Анда шәһәр имамнары да катнашты. Киңәшмә  барышында яңа уку елына бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Укытучыларга шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Илназ хәзрәт Яхин, шәһәрнең Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе Равия ханым Зиярова якшәмбе укуларын нәтиҗәлерәк итү буенча үз фикерләрен җиткерделәр. Мәсәлән, укуларга ирләрне һәм балаларны күбрәк тарту (үткән елгы нәтиҗәләргә караганда алар укучыларның  дүрттән берен генә тәшкил итә), дәресләрдә әдәп-әхлак темаларына җитди игътибар бирү, мөселманлык дәрәҗәсен күтәрү һ.б.

Киңәшмәдә хәбәр ителүенчә, якшәмбе укуларын алып барырга фәкать аттестацияне уңышлы  үткән мөгаллим-мөгаллимәләр генә хокуклы. Аттестация үтәргә өлгермәгән яңа мөгаллимнәр укыту эшенә Диния нәзарәтендә аттестация узгач кына тотыначак.

Киңәшмәдә  яңа хаҗ сезонына әзерләнү буенча да сүз булды. Бу мәсьәлә буенча “ДУМ РТ ХАДЖ” менеджеры Айдар Бикмөхәммәтов чыгыш ясады һәм сорауларга җаваплар бирде.

Киңәшмә ахырында  укытучыларга Чаллы “Хәләл-Үзәге” бүләге – уку әсбаплары таратылды. Алар  мәчетләрдәге  беренче  уку елын башлаучыларга да бүләк итеп биреләчәк.

   Рәсемнәрдә: киңәшмәдән күренешләре

Чаллы мөгаллим-мөгаллимәләре киңәш тотты Чаллы мөгаллим-мөгаллимәләре киңәш тотты Чаллы мөгаллим-мөгаллимәләре киңәш тотты Чаллы мөгаллим-мөгаллимәләре киңәш тотты

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *