Терроризм афәте медицина хезмәткәрләрен дә борчый

Чаллының “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин 28 сентябрьдә шәһәрнең 4 нче санлы поликлинникасы табибләре, медицина хезмәткәрләре соравы буенча аларның җыелышында терроризмны кисәтү темасына вәгазь сөйләде. Ул анда халкыбызның әдәп-әхлагын, гореф-гадәтләрен тормышка кайтару кирәклегенә дә басым ясады. “Терроризмны беръяклы гына карау, аның белән турыдан-туры гына көрәшү дөрес булмас. Аны тамырыннан юк итәр өчен халыкны бала чагыннан ук гореф-гадәтләребезне, динебезне яратырга өйрәтергә кирәк. Чөнки балалар олыларны, ата-аналарны хөрмәт итә белмиләр, гасырлар буена тупланган тәрбия кыйммәтләрен алмыйлар, шулар нигезендә тәрбияләнмиләр,”- диде Илназ хәзрәт. Һәм ул әйткәннәрен раслап бүгенге тормыштан күп мисаллар китерде. Вәгазь җанлы әңгәмә формасында барды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *