Корбан гаете шәһәребездә бик матур рәвештә узды

11 август көнне Татарстан республикасы мөселманнары Ислам диненең иң күркәм бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтте. Чаллы шәһәре мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре иртәнге 5:00 сәгатьтә башланды. Намазга килгән халык мәчеткә сыеп бетмәү сәбәпле, кайберәуләргә намазны урамда укырга туры килде. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин гает намазын “Нур-Ихлас” мәчетендә укытты. Гает намазы тәмамланганнан соң, иртәнге сәгать алтыдан башлап, үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгы изге йоланы үтәргә теләүчеләрне кабул итә башлады. Бирегә бу елны да, корбан өчен дип, ике меңнән артык сарык китерелде. Корбан чалу өч көн дәвамында барачак.

Сидоровка бистәсендә урнашкан бу мәйданчыкта корбан чалучылар су, элеп тунау урыннары белән тәэмин ителгән, ветеринария контроле, ГИБДД, полиция посты эшли, мал калдыклары җыеп барыла, намаз бүлмәсе җиһазланган. Мал чалу һәм тунау хезмәте күрсәтелә. Мохтаҗлар һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе өчен корбан ите җыю оештырылган. Мохтаҗларга корбан итен җыю һәм тарату эшчәнлеге “Ихсан” хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. Бу елны корбан чалу мәйданчыгын бәйрәмгә әзерләү дә шушы фонд ярдәме белән эшләнде. Дини йоланы үтәргә теләүчеләргэ унайлы булсын өчен махсус ярдәмчеләр, корбан чалучылар төркеме җыелды һәм укытылды. Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы, бэйрэм намазыннан сон, узе дә шушы мәйданчыкка килде һәм корбан чалуга әзерлекне яхшы дип бәяләде.

Шулай ук шәһәребезнең кайбер мәчетләрендә Корбан гаетенә багышланган чаралар булып үтте. “Нур-Ихлас” мәчетендә гадәттәгечә балалар өчен бәйрәм, ә “Туфан” мәчетендә корбан ашы үткәрелде. Балалар өчен булдырылган чарада төрле уеннар, викториналар уздырылды. Ярышларда җиңгән балаларга “саваплар” тапшырылды. Соңрак ул “савапларны” балалар мәчет территорисендә урнаштырылган аттракционнарга куллана яки “Савапмаркетта” бүләккә алыштыра алдылар. Корбан гаете шәһәребездә бик матур рәвештә узды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *