“Без сәләтле вәгазьчеләр эзлибез!”

Республикабызда «Яшь вәгазьче» («Молодой проповедник») IV республикакүләм дини бәйге игълан ителде. Бәйге яшь вәгазьчеләр әзерләү, шулай ук яшьләр арасыннан сәләтле татар мөселман сәнгатьле сөйләүчеләрен (ораторларны) ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм халык алдында чыгыш ясау юлы белән иҗтимагый процессларга йогынты ясау мөмкинлекләрен үстерү максатыннан үткәрелә. Бәйгене Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Конкурс ике турда уза: сайлап алу һәм финал этабы.

Моның өчен татар телендә ирекле темага вәгазь язарга кирәк. Вәгазьне үзең турында мәгълүматлар белән (яшәгән шәһәр, телефон, электрон адрес, белем алу, эш урыны) түбәндәге электрон адреска җибәрергә: muslimmol.rt@gmail.com. Эшләрне җибәрү өчен соңгы көн – 2018 елның 10 декабре (17.00 сәгатькә кадәр). Бары татар телендә язылган вәгазьләр генә кабул ителә. Иң яхшы эшләр ачык конкурста катнашу өчен сайлап алыначак.

Конкурсның финал өлеше 2018 елның 26 декабрендә Алабуга шәһәрендә узачак. Чыгыш ясаучылар арасыннан өч җиңүче жюри ярдәмендә ачыкланачак. Конкурста катнашучыларга вәгазь сөйләр өчен 5-7 минут вакыт бирелә. Ярышта 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кызлар һәм егетләр катнаша ала (имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр бәйгегә кертелми). Конкурс таләпләре буенча, эшләрдә сүрә исемен күрсәтеп бер Коръән аяте һәм ким дигәндә, чыганагы күрсәтелеп, бер хәдис алынырга тиеш.

Конкурсантлар теманы ачуга, яңалыкка һәм идеяләрнең үзенчәлегенә (оригинальлегенә), телдән һәм язма сөйләмнең дөреслегенә, сөйләмнең темпына һәм аһәңенә (интонациясенә), аудиторияне тоемлавына карап бәяләнәчәк.

Призлы урынга ия булган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәчәк. Беренче урын алучыга – смартфон, икенче урынга – Pocketbook, өченче урынга – диск.

Барлык сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон: +79270333142 (Айгөл).

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *