Дини мәгариф белгечләре Чаллыда халыкара конференциядә катнашты

Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә татар халкының атаклы мәгърифәтчесе Әхмәтһади Максудиның 150 еллыгына багышлап “XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар мөселман мәгарифе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чарада 12 фән докторы һәм 12 фән кандидаты, профессорлар, фән кандидаты, магистрлар, фәнни-тикшеренү институтларының фәнни хезмәткәрләре, мәдрәсә җитәкчеләре һәм мөгаллимнәр катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтиенең урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сәламләде. Ул республикабызда дини мәгарифнең торышы һәм бүгенге мөселман уку йортлары алдында торган бурычлар турында чыгыш ясады. Мәдрәсәләр алдына куелган максатлар, шәкертләргә булган таләпләр мөфти урынбасарының чыгышында чагылыш тапты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин татар дин галимнәре, аерым алганда, Ризаэддин Фәхреддиннең дини мәктәпләр һәм мәдрәсәләр буенча күзаллавы, хәзерге вакытта аның фикерләренең, мирасының кулланылуы турында сөйләде.

“Мөселман дини мәгарифенең бүгенге күпбаскычлы системасы турында тулысынча формалашкан дип әйтеп була, ул материаль-техник базага ия, педагогик кадрларга бай, укыту расланган мәгариф стандартлары нигезендә алып барыла. Ел саен республикада мәчет каршындагы курсларда уртача алганда 25000гә якын кеше белем ала. Татарстанда 9 мәдрәсә һәм Россия ислам институты бар, аларда 220 мөгаллим эшли һәм 4000нән артык шәкерт укый”, – дип аңлатып китте ул.

Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе мөдире Марат хәзрәт Мәрданшин ислам мәгарифенә стандартлар кертү, аның нәтиҗәлеге, һәм проблемалар турында сөйләде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту буенча ди⁠ректор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Әхмәдһади Максудиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

“Ак мәчет” мәдрәсәсендә даими рәвештә халыкара конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, төрле бәйгеләр үтеп тора. Быелгы конференциягә Төркиядән Исмәгыйль Төркуглы килеп, татар галиме Габдерәшит Ибраһимовның тормышы турында чыгыш ясады һәм аның турында язган китабы белән таныштырды. Мәскәү дәүләт лингвистик университетының кафедра мөдире Айдар Каюмов татар мәгърифәтчелеге тарихын дөньякүләм мәгърифәтчелекнең бер өлеше буларак яктыртты.

Конференциядә татар дини мәгарифенә һәм тарихына бәйле мөһим проблемалар күтәрелде һәм аларны чишү юллары тикшерелде. Нәтиҗә буларак түбәндәге резолюция кабул ителде:

1.       Мәдрәсәләрдә уку-укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә Әхмәтһади Максуди хезмәтләрен киңрәк куллану;

2.       XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар мөселман мәгарифе тарихын өйрәнүне дәвам итү;

3.       Шул чорда хезмәт куйган галимнәрнең мирасын барлау;

4.       “Китапханә Исламия” ачу;

5.       Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык-хезмәттәшлекне ныгыту.

dumrt.ru сайтыннан алынды.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *