Игътибар! ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә

Хөрмәтле дин кардәшләр! ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә халыктан үзен мәчет имамы дип тәкъдим иткән һәм намуссыз итеп ялган дини хезмәтләр күрсәткән затларга карата шикаятьләр килә башлады. Мошенникларга юлыкмас өчен, шәригать мәсьәләләре буенча консультацияләр алу һәм дини йолаларны үтәү буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Шәһадәтнамә –  дини эшчәнлекне алып бару хокукы турында таныклыгы булган рәсми имамнарга гына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Әлеге документ имамнарга вазифасына туры килү-килмәүне тикшерү аттестациясе нәтиҗәләре буенча бирелә.

Моннан тыш, дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша үзеңне кызыксындырган сорауларга 8 800 222 76 67 телефонына бушлай шылтыратып җавап алырга мөмкин. Шулай ук сораулар, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен теге яки бу пост астында комментарий калдыру да җитә. Моннан тыш, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин атна саен халыкны кабул итә. Мөфти белән күрешү өчен +7 (843) 237-94-53 телефоны аша алдан язылырга кирәк. ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *