“Ак мәчет”тә очрашу

Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәтнең урынбасары Илдар хәзрәт Зияров “Ак мәчет”тә Кама төбәге казые, “Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры Рөстәм хәзрәт һәм аның укыту эшләре буенча урынбасары Илдар хәзрәт белән очрашты. Шәһәребез мөселманнарының тормышында еш очрый торган сораулар, аларны чишү юллары турында фикер алышу булды. Шулай ук динебезгә өндәү юллары, динебезне киңрәк тарату өстендә бергәләп эшләү турында сөйләшенде. Аеруча, бүгенге көндә актуаль сорауларның берсе булган, шәһәребезнең сәүдәгәрләренә эшләрен хәләл юл белән алып баруда ярдәм күрсәтү соравы каралды. “Ак Мәчет” мәдрәсе мөгаллимнәренең дин белемнәрен сорауларны шәригать рамкаларында чишү юлларын табуда куллану турында сүз барды. Сәүдәгәрләр белән даими рәвештә очрашулар үткәрү кирәклеге ассызыкланды. Һәм иң беренче итеп республикабызда сентябрьдә эксперимент буларак башланып киткән Ислам банк системасын, аның инструментларын мөселман предпринимательләренең эшләрендә куллану соравын карау планга кертелде.

Бу очрашуларда катнашырга теләүчеләрне чакырабыз. Сорауларыгызны, тәкдимнәрегезне ватсап буенча язып җибәрегез إن شاء الله
89871729999

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *