Мөселман яшьләре көрәштә чыныга

9 апрельдә Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча IX Берләштерелгән турниры узды. Ул быел җөмһүриятебезнең 19 районыннан (Алабуга, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Норлат, Аксубай, Балтач, Баулы, Буа, Биектау, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Яңа Чишмә, Зәй, Саба, Чистай, Чаллы), Башкортостаннан (Уфа, Октябрьский шәһәрләре, Балтач, Борай, Зианчура районнары), Киров, Оренбург өлкәләреннән  103 көрәшчене үзенә тартты.  Алар башта намаз гыйбадәтен ни дәрәҗәдә белүләре  буенча әңгәмә уздылар. Көч сынашырга теләүчеләр арасында татарча көрәш, билбау, кул  көрәше буенча 10 спорт мастеры, 7 мастерлыкка кандидат бар иде. Калган катнашучыларның да күбесе төрле разрядларга ия иде. Шунсы игътибарга лаек: турнирда ел саен катнашучылар да байтак. Ә инде олыгая төшкәннәр ярышка улларын җәлеп итәләр. Мәсәлән,  Чаллыдан авыр категориядә берничә мәртәбә җиңүче спорт мастеры Дамир Хәйриев быел татарча көрәшкә улы Данилне алып килде.

Турнирны ачу тантанасында көрәшчеләрне Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шәһәр Башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, татарча көрәш ветераны Фрил Әхмәтов котладылар һәм җиңү теләделәр. Камил хәзрәт пәйгамбәретбезнең (с.г.в.) спортны бик яратуын әйтте, мөселман яшьләренә   аның үрнәгенә иярү кирәклеген искәртте. Ул чыгышында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Рукана белән көрәшүе һәм аны җиңүе, берничә сарык отуы хакындагы хәдисне дә искә төшерде.  Тантаналы өлеш Мөфти хәзрәтнең Коръән укуыннан һәм дога кылудан башланды.

Кискен көрәш 6 сәгать буена барды. Көрәшчеләр фәкать өйлә намазына гына тукталдылар. Һәм менә беренче җиңүчеләр билгеле булды.  Кул көрәшендә 70 кг. кадәр үлчәүдә иң көчлесе булып Түбән Кама районы вәкиле Илгиз Нәфыйков  танылды.  Ул шулай ук җирәбә буенча турнирның иң олы бүләген – Олуг хаҗга Юлламаны отты. Бу авырлыкта II, III урыннарны Чаллыдан бертуган Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар яулады. Кул көрәшендә 85 кг. кадәр авырлыкта Чаллыдан Мөхәммәд Нуцалханов I, Башкортостанның  Балтач районы вәкиле Радим Нургалиев II,  Чаллыдан Фәрит Кубиев  III призларга ия булды. 85 кг. артык авырлыкта Башкортостанның Балтач районы вәкиле, бу авырлыкта үткән елгы чемпион Илдар Сәхипов җиңде. Ә II, III урыннарны Чаллыдан Фәнис Нурхәмитов һәм Чистайдан Альберт Шәрифуллин бүлештеләр.

Татарча көрәш буенча 60 кг кадәр авырлыкта иң яхшы нәтиҗәне Актаныштан 18 яшьлек Раббани Нургалиев күрсәтте. II урында Әлмәттән спорт мастеры Рузил Ганиев,  III – Азнакайдан I разрядлы 18 яшьлек көрәшче Артур Солтанов. 70 яшькә кадәрге авырлыкта җиңүчүеләр: I һәм   III призлы урыннарны Алабугадан бертуган Ислам һәм Булат Фәләховлар яулады. II урында – Чирмешәннән Марат Кәримов. 80 кг. кадәр авырлыкта Минзәләдән Данис Гәрәев беренче призны яулады. II урында – Баулыдан бил бау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат Илмир Сабиров, III урында – Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәреннән 20 яшьлек Айрат Сәмигуллин. 90 кг. кадәр авырлыкта Әлмәттән спорт мастеры Илнар Кәримов батыр калды. II урында – Зәйдән бил бавы буенча спорт мастеры Руслан Хәмидуллин, III урында – Чаллыдан Илнур Кариев. 100 кг. кадәр авырлыкта җиңүчеләр: I урында Балтачтан татарча көрәш буенча спорт мастеры Руслан Касыймов; II урында – Аксубайдан  Рөстәм Бикмөхәммәтов;  III урында – Буадан татарча көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат Марат Миначев. 100 кг нан артык авырлыкта җиңүчеләр: I урында –  Әлмәттән спорт мастеры Фәнил Мингазов;   II урында – Балтач районы командасыннан спорт мастеры  Фәрхәт Фәйзуллин;  III урында Башкортостанның Зианчура районы вәкиле Наил Хәмидуллин.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды. Батырларга “Чаллы-Икмәге” җәмгыяте күчтәнәче – чәкчәкләр, “Автомәктәп”тә ташламалы уку өчен сертификатлар тапшырылды.   Шулай ук турнирның татарча көрәш һәм кул көрәше буенча баш батырлары билгеләнде. Мондый исемгә татарча көрәш буенча Фәрхәд Фәйзуллин лаек булды. Аңа тәкә бүләк ителде. Ә кул көрәшендә барлык көндәшләрен дә бик җиңел генә җиңгән спорт мастеры Илдар Сәхипов баш батыр булып калды. Аннары  һәр авырлык категориясе батырлары бергә җыелдылар һәм алар арасында җирәбә уйнатылды. Алда әйтелгәнчә, Олуг хаҗга бару бәхете Түбән Кама районы вәкиле Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә командалар арасында  турнир хаҗалары җиңүче дип табылды. Чаллы командасына нәзарәт кубогы тапшырылды. Икенче урында Әлмәт, өченчедә Балтач районы командалары.

Турнир Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Чаллы Мөхтәсибәте, нәзарәтнең Хәләл стандарты комитеты һәм Чаллы шәһәренең мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән үткәрелде.

 

   Рәсемнәрдә: Мөфти Камил хәзрәт Илгиз Нәфыйковка турнирның иң олы бүләген тапшыра; турнирдан күренешләр; җиңүче Чаллы командасы; 60 кг. кадәрге авырлыкта җиңүчеләрне  Җәлил хәзрәт бүләкли.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *