Имамнарның чираттагы җыелышы

27 сентябрь көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә мәчет имамнарының чираттагы җыелышы булып узды. Аның беренче өлешендә “Экстремизмга – юк” дип аталган ай кысаларында мәчетләрдә үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре белән танышу булды. Шулай ук мәчет кирәк-яраклары өчен хәйрия эшчәнлегендә чит төбәкләрдән килгән һәм Рәсәйдә пропискасы булмаган халык ярдәме белән куллану кагыйдаләре күтәрелде. Бу темага хәзрәтләрнең күп кенә сораулары бар иде, аларга җавап бирү өчен экстремизмга каршы көрәш бүлеге башлыгы Исмагилов Илдар Тагир улы чакырылды. Аның белән сөйләшү азагында имамнарга мәчет өчен ярдәм эшчәнлегендә чит төбәк кешеләрен сагырак кулланырга дигән нәтиҗә ясалды.

Утырышның икенче өлеше мәчет каршындагы укуларга һәм мөселман яшьләре белән эшләүгә багышланды. Имамнар алдагы елга уку программасы белән таныштылар, узган елларда булган укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Җыелыш азагында һәр мәчеткә икешәр данә “Татарстан диния нәзарәте мәчетләрендә намаз Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча укыла” һәм “Намаз залына яланаяк керү тыела” дигән язулы рамкалар таратылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *