Мәчет каршындагы курсларда укытучылар өчен семинар узды

27 нче сентябрь көнне “Хәләл үзәк”тә Яр Чаллы шәһәре мәчет каршындагы курсларда укытучылар өчен семинар узды. Укытучыларга якшәмбе мәктәпләрендә укытырга программа, дәреслекләр тәкъдим ителде. Укыту барышында методикага, яңа технологияләргә игътибар итәргә кирәклеге ассызыкланды. Рима Исхакый “Тугрылык” темасына мастер-класс күрсәтте. Соңыннан чәй мәҗлесе оештырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *