“Хәят”мөслимәләр җәмгыятенең яшь кызлар белән очрашуы

Чаллы шәһәре Хәләл үзәгендә 18 нче октябрьдә “Хәят”мөслимәләр җәмгыяте яшь кызлар белән очрашу уздырды. Очрашуны Резеда Хамидуллина алып барды. Ул аларга тормышта максат куярга һәм шул максатка ирешү өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләде. Яшь кызлар “Мин һәм әти-әни”, “Мин һәм җәмгыять” темалары буенча сөйләшү уздыруны сорадылар. Түгәрәк өстәл формасында узган әлеге очрашуны бик кирәк һәм актуаль дип бәяләделәр.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *