“Хәят” хатын-кызлар җәмгыяте ифтар мәҗлесләре

Рамазан – ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ  уз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Бу айда Аллаһ изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм  исемнәрегезне фәрештәләр янында искә ала.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең   “Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында кабул ителә торган догасы бар”, “Ураза тотучыны ашатучы үзе ураза тоткан кебек савап алыр”, “Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе –

Кыямәт көнендә уразаның савабы белән сөенү”, “Чисталык, пакьлек – иманның яртысы, ураза – сабырлыкның яртысы” дигән хәдисләре бар.

Аллаһның рәхмәте белән без быел да туташлар,  ялгыз һәм мохтаҗ ханымнар өчен ифтар мәҗлесләре уздырабыз. Ифтарлар 27 нче бистәдә урнашкан “Хәләл Үзәктә” уза. Хәләл үзәк хуҗасы Илдар хәзрәт Зияровка безне хөрмәт белән кабул иткәне, үзәктә ифтар өчен барлык шартлар тудырганы өчен Аллаһның рәхмәтләре булсын. Шулай ук ифтар уздыруга матди ярдәм курсәткән мөслим-мөслимәләребезгә дә Аллаһның әҗер саваплары язылсын.

Ифтар мәҗлесләрендә катнашырга теләүчеләр, ярдәм итәргә теләк белдеручеләр өчен телефон номеры 89172243068. Ифтарлар барышында Коръән уку, вәгазь тыңлаудан тыш төрле белгечләр белән очрашулар каралган. Алар яулыкны оста итеп бәйләү, фитнес, медицина темаларына төрле мастер-класслар уздырачак. Ифтар кичәләренә көн саен 20-25 туташ, ханымнарны чакыру куздэ тотыла. Шул исәптән югарыда язылган телефон номеры буенча шалтыратып я WhatsApp аша алдан язылу сорала.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *