Halal fest 2019

24 март көнне сәгать 13:00 Чулман проспекты 6 адресында урнашкан “Эврика” шәһәр мәдәният үзәгендә “Halal fest 2019” дип аталган чара үткәреләчәк. Программада Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче оешмалар вәкилләре, Казаннан килгән кунаклар чыгышлары, мөслимә эшмәкәрләре презентацияләре, мастер-класслар, фотосессия һәм фестивальнең иганәчеләре һәм катнашучылары тарафыннан призлар уйнату көтелә. Шулай ук чарага РФ һәм ТР мөслимәләре берләшмәсе җитәкчесе Наилә Зиганшина да чакырылган. Фестиваль хатын кызлар өчен каралган. Керү ирекле. Рәхим итегез.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *