Туташлар өчен ифтарлар дәвам итә

ЗЯБ бистәсенең Әбузәр мәчете кафесенда туташлар очен ифтар кичәләре дәвам итә.
Рамазан – юмартлык ае, ә ифтар юмартлыкка бер мисал булып тора. Пәйгамбәребез: «Кем Рамазанда уразадагы бер кешегә авыз ачтырса, аңа ул ураза тотучыга булган савап языла. Моның белән уразадагы савабы да кимемәс», – дигән. Ифтарның тагын бер әһәмияте – авыз ачар алдыннан төрле белгечләр белән очрашу, мастер-класслар уздыру дәвам итә, вәгазь тыңлана, Коръән укыла.
Шушы вакыт аралыгында яшь кызлар фитнес-инструкторларның “Сәламәт булыйм дисәң” дигән темага мастер-классында катнаштылар, матур булу серләренә төшенделәр, “Бәхетле гаилә нигезе” темасына вәгазьләр тыңладылар.
Ифтар мәҗлесләре бик файдалы уза. Аларны уздыру 14 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *