Туташлар өчен дәресләр “Хәләл-Үзәк”тә узачак

6 сентябрьдә Чаллы “Хәләл-Үзәге”ндә Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәр мөслимәләренең “Хәят” берлеге җитәкчесе Римма ханым Исхакова һәм “Хәләл-Үзәк” җитәкчесе Илдар хәзрәт Зияров белән очрашу уздырды. Аның барышында имам-мөхтәсиб “Хәят” мөслимәләр берлеге эшчәнлеге белән танышты, Рамазан аенда туташлар өчен үткәрелгән ифтар мәҗлесләре белән кызыксынды. Очрашуның сәбәбе булып туташлар өчен дәресләр алып бару урыны проблемасын хәл итү тора иде. Римма ханым укуларны “Хәләл-Үзәк” конференц залында үткәрергә ризалык алды. Очрашу азагында туташлар өчен гаилә дәресләре якынча атна кич көннәрендә үткәреләчәге турында сойләшенде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *