Әлфәс хәзрәт “Чаллы Яр” мәчете төзелеше белән танышты
Чаллыда 15 нче мөселман гыйбадәтханәсе – “Чаллы Яр” мәхәлләсе мәчете төзелеше бара. 6 сентябрь көнне шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шушы мәчет төзелешендә булып кайтты. Мәчеткә нигез салынуга әле өч кенә ай, шулай да байтак эш башкарылган, төзүчеләр инде икенче катны күтәрә башлаганнар. Мәхәллә имам-хатыйбы мәчет планировкасы белән Әлфәс хәзрәтне дә таныштырып чыкты. Шулай ук киләчәктә М7 трассасыннан мәчеткә туры юл салдыру нияте барлыгын белдерде. Соңрак дога кылынды.
Булачак мәчет Казан-Уфа трассасының Орловка боҗрасы районында урнашкан. Проект буенча, бу гыйбадәтханә 210 кешегә исәпләнелгән, ә манарасы 21 метрлы булыр дип көтелә. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, уку классы, имам, мөгаллим өчен эш бүлмәләре, иркен тәһарәтханәләр булдыру каралган. Ә территориядә хәләл кафе төзү ният ителә.