Корбан бәйрәме бүләкләре
Чаллы шәһәрендә Корбан бәйрәменә багышланган бәйгеләр азагына якынлашып килә. 2 сентябрь көнне “Туфан” мәчетендә мәчет картлары өчен ике аш уздырылды. Корбан ашы белән ир-атлар өйлә намазыннан соң, ә хатын-кызлар киче намаздан сон авыз итә алды. Барлыгы якынча 150 кеше җыелды. Мәҗлес барышында шәһәребез мәхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин кунакларны Корбан бәйрәме нәтиҗәләре белән таныштырды, соңрак “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме вәгазь сөйләде. Шулай ук 3 сентябрь көнне “Рамазан” мәчетендә дә кичке намаздан соң 40 кешелек Корбан ашы булып узды.
“Ихсан” хәйрия фонды исә Корбан итләрен таратуны дәвам итә. Барлыгы ярты тонна ит җыелган, һәм шушы көнгә чаклы якынча 200 мохтаҗ, күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә Корбан ите таратылган.