Мөселманнар велойөрешкә чыкты

Татарстан республикасында “Экстремизмга – юк” дип аталган ункөнлек уздырыла. Шуның кысаларында Чаллы шәһәре мөселманнары арасында велойөреш үткәрелде. Ир-атлар иртэнге унынчы яртыда “SunDale” пляжы янында бер төркемгә җыелып “Нур-Ихлас” мәчетенә юл тотты. Мәчет ишек алдында алар өчен пылау һәм өч төрле ярыш әзерләнгән иде. Теләгән велосипедчылар өйлә намазыннан соң фигуралы йөртү, велотриал һәм “Bunny hop” ярышларында катнашып, үзләренең көчләрен сынады. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар бирелде. Күпчелек катнашучы физик яктан әзерлексез булуга карамастан, ярышларда актив чыгыш ясадылар. Фигуралы йөртүдә беренчелекне Гәрәев Айнур, икенче урынны Газизов Нияз, өченче урынны Мингалимов Айгиз алды. Велотриал ярышында беренчелекне Гатиятуллин Азат, икенче һәм өченче урыннары Исламов Әмир һәм Мингалимов Айгиз яулады. “Bunny hoр” та исә җиңүчеләр булып Хаматов Исмәгыйль, Гәрәев Айнур һәм Исламов Әмир танылды. Катнашучылар үткәрелгән чарадан бик канәгать калдылар.
Шул ук көнне “Нур-Ихлас” мәчетенә йөруче хатын-кызлар “Прибрежный” паркында велойөреш үткәрделәр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *