“Изге әманәт” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Казанда ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән республикакүләм “Изге әманәт” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев,  республикабыз казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре катнашты.

2020 елның азагында Татарстан мәчетләрен һәм имамнарны татар телле проектларны тормышка ашыруга җәлеп итү әһәмиятеннән чыгып, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга махсус бәйге үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Шул рәвешле, татарлар арасында милли-дини үзаңны тәрбияләү буенча эшчәнлек алып баручы иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйбларны билгеләүче Республикакүләм “Изге әманәт” бәйгесе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм татар-мөселман традицияләрен саклау, мөселманнарда милли үзаң тәрбияләү, татар телле мохитне үстерү һ.б. максатыннан чыгып, 2021 ел дәвамында үткәрелде.

Бәйге берничә этапта үткәрелде һәм Татарстанның һәр почмагын колачлады: әүвәл Татарстанның барлык районнарында сайлап алу конкурслары узды; аннан төбәк дәрәҗәсендәге турда җиңүчеләрнең портфолиолары Татарстанның төбәк казыятләренә тапшырылды; нәтиҗәдә финалда катнаштыру өчен 9 казыят һәр алты номинациясендә берәр катнашучының портфолиосын сайлап алды. Казыйлар шурасы утырышының берсендә бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды.

Эшләргә бәя биргәндә мәхәллә халкы, аеруча балалар һәм яшьләр арасында, милли-дини үзаң тәрбияләү буенча системалы һәм актив рәвештә тәрбияви-педагогик эшчәнлек алып баруга, татар телен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга юнәлтелгән төрле массакүләм чаралар уздыруга игътибар бирелде. Бәйгегә килгән материаллар 6 номинация буенча бәяләнде: “Балалар өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Яшьләр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Өлкәннәр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Электрон ММЧ-да һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет”, “Иң яхшы имам-хатыйб”. Бәйге номинацияләрендә җиңүче һәм призерлар булып танылган иң яхшы мәчетләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде:

1 урын – 150 мең сум

2 урын – 120 мең сум

3 урын – 70 мең сум

“Иң яхшы имам-хатыйб” номинациясендә призлар – 150 мең сум, 100 мең сум һәм 50 мең сум.

Төбәк дәрәҗәсендәге турда 236 портфолио катнашты. Финалга шуларның 54-се чыкты. Нәтиҗәдә иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйб ачыкланды.

Әлеге бәйгедә шәһәребезнең “Чаллы Яр” мәхәлләсе «Электрон ММЧ-да һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет» номинациясендә беренче урынны яулады, ә «Ак мәчет» мәхәлләсе  «Гаилә кыйммәтләрен саклау буенча татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет» номинациясендә өченче урынга лаек булды.

Текстның оргиналы: http://dumrt.ru/news/news_26790.html

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *