Җәмигъ мәчетендә корбан ашы узды
11 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең төзелеп килүче Җәмигъ мәчетендә Корбан ашы уздырылды. Мәҗлестә шәһәребез мэры Мәhдиев Наил Гамбәр улы, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Җәмигъ мәчете төзелеше иганәчеләре, имам-хатыйблар, Җәмигъ мәчете мәхәлләсе халкы һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Аның барышында мәчетнең уңышлы төзелүен теләп Коръән укылды, дога кылынды һәм иганәчеләргә рәхмәтләр җиткерелде. Мәҗлестә катнашучылар өйлә намазын да биредә укыдылар.