Мөселманча мал чалу комплексы башка төбәкләрдә дә кызыклы

Чаллыда менә сигезенче ел инде корбан маллары аерым мәйданчыкта барлык ветеринария һәм санитария таләпләрен исәпкә алып чалына. Чаллы мөхтәсибәте хәзерге вакытта аны ел дәвамында эшләүче комплекс итеп үстерү өстендә эшли. Чаллы тәҗрибәсе белән чит төбәкләрдә дә кызыксыналар. 25 гыйнварда бездә шул уңайдан Башкортостанның Уфа шәһәре делегациясе булып китте. Алар Чаллы тәҗрибәсе белән якыннан таныштылар. Ошбу хакта Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәмәтов болй ди: “Делегация составында Башкортостан Диния нәзарәте каршындагы хәләл комитеты рәисе урынбасары, шәһәр хакимиятенең дин эшләре белән шөгыльләнү комитеты вәкиле, шәһәрнең баш ветеринар табибы урынбасары бар иде. Алар безнең тәҗрибә хакында мәгълүмат алганнар, аның белән кызыксынганнар. Карадылар, таныштылар, сораштырдылар. Күргәннәрдән бик канәгать калдылар. Кызыклы гына әңгәмә узды. Үзләрендә корбан чалу ничек оештырыла – ошбу хакта да сөйләделәр. Хәзер ниятләре – шәһәр мәчетләрендә корбан чалуларны туктату, шәһәр читендә җир алып анда бездәге кебек үзәкләштерелгән мөселманча мал чалу комплексы булдыру. Безнең яктан мин, шәһәребезнең баш ветеринар табибы Илдар Нургали улы Ногманов катнашты. Без шулай ук корбан чалуны оештыруда, башка мәсьәләләрдә ничек итеп хакимият белән аңлашып эшләвебез хакында да сөйләдек. Киләчәктә дә бергә фикерләшеп, аралашып эшләргә килешенде.”

Фоторәсемнәрдә: Чаллыдагы мөселманча мал чалу мәйданчыгы белән танышу.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *