Ураза бәйрәме шәһәркүләмендә узды

Мөселман халкының иң зур һәм күркәм ике бәйрәменең берсе – Ураза бәйрәме бу елны безнең республикабызда 4 июнь көнне билгеләп үтелде. Гаеткә багышланган чаралар шәһәребез мәчетләрендә иртәнте 7:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башланып китте. Аллаһ йортлары йөзләгән дин кардәшләребез белән тулды, мәчет эченә сыймаганнар бәйрәм намазын урамда укыды. Гает намазы тәмамлану белән кайбер мәчетләрдә килгән халыкны пылау, чәй, гает коймагы белән сыйлау оештырылды. Гадәттәгечә шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин гает намазын “Нур-Ихлас” мәчетендә укытты.  Шәһәребез  мөселманнары белән бергә  бәйрәм шатлыгын уртаклашырга   Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев,  эчке эшләр идарәсе башлыгы Надир Дамир улы Закиров,  Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов, Татарстан Дәүләт советы депутаты Рафаил Сөләйман улы Юнысов һәм башка рәсми кешеләр дә килде. Соңыннан алар гает хөрмәтенә оештырылган чәй мәҗлесендә бәйрәм сыеннан авыз иттеләр.

Мәчетләребездә Ураза бәйрәме чаралары тәмамлангач,  көннең икенче яртысында Яңа шәһәрдә урнашкан мәдәният һәм ял итү паркында (Җиңү паркы) Рамазан бәйрәменә багышланган балалар һәм гаилә бәйрәме уздырылды. Ул 14:00 сәгатьтә башланды һәм өч сәгать дәвамында меңнәрчә кешене үз тирәсендә туплап торды. Бәйрәмдә төрле дин һәм төрле милләттән җыелган халыкны дуслык, үзара хөрмәт берләштерде.  Чаллылыларны һәм шәһәребез кунакларын   шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов, шәһәр муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Хәмит улы Харисов һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин   Ураза бәйрәме белән котладылар.

Сәхнәдән яңгыраган Коръән аятьләре, нәшидләр  бәйрәмгә ямь өстәде. “Хәзинә” мөселман балалары клубы, “Дельта” спорт клубы, “Подросток” һәм “Орион” яшүсмерләр клубы үзәге чыгышларын халык яратып кабул итте. «Рамазан» викторинасы да зур кызыксыну уятты.

Бәйрәм рухын тудыру аеруча балалар өчен әһәмиятле. Шуны истә тотып, Җиңу паркы мәйданында балалар һәм ата-аналар өчен күп санлы уен һәм спорт ярышлары оештырылды. Бәйрәм уңаеннан балалар өчен уздырылган аттракционнар, хайваннар өстендә йөрү, шарлар тарату ,  “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте һәм “Хәзинә” балалар клубы тарафыннан оештырылган күп санлы мастер-класслар, конкурслардан әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар. Аларда катнашкан кешеләрнең берсе дә бүләксез калмады.

Хәләл әйберләр сатып аласы килгән кешеләр өчен мәйдан аллеясында 32 эшмәкәр Хәләл әйберләр ярминкәсендә сәүдә итте.

Шуны да әйтергә кирәк, чара дәвамында мәйданда 100 гә якын волонтер эшләде. Алар уен-ярышларны алып бардылар һәм мәйдан чисталыгы артыннан күзәттеләр. Чара азагында иганәчеләр ярдәме белән балаларга бушлай 2000 туңдырма, бәйрәмгә килүчеләргә 2000 порция пылау, 2300 данә газсыз су һәм лимонад таратылды.

Ураза бәйрәменә багышланган шәһәр күләмендәге бу чара бик күңелле үтте. Килгән халык бәйрәмнән канәгать калды. “Бу чара турында газеталардан, интернет челтәреннән һәм намаз календареннән укып белеп килдек. Шушы бәйрәмне шәһәр күләмендә уздыруга бик шат. Балалар өчен күп уеннар ясалган. Корбан бәйрәмен дә шушылай уздырсалар иде,” – дигән теләкләре белән уртаклашучылар күп булды.

Рамазан бәйрәме мөбәрәк булсын!

Тоткан уразалар кабул кылынсын!


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *