Мәчет эшчәнлеге яхшы дип бәяләнде

Чаллы мәчетләрендә үткән елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, быелгы елга эш планнары кабул итү җыелышлары бара. Шундый фикер алышу 23 гыйнварда “Туфан” мәчетендә булды. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин үзенең чыгышында отчет чорында башкарылган күп кенә уңай эшләргә тукталып китте. Мәсәлән, мәчет хәйрия эшләрен уңышлы алып бара. Биредә мәхәллә кешеләре, инвалидлар өчен аш мәҗлесләре үткәрелә. Балалар белән эшләү, алар өчен лагерьлар оештыру тәҗрибәсе бар. Якшәмбе төркемнәрендә укыту уңышлы оештырылган. Укучылар белән дәресләр уздырылып кына калмый, ә Ислам нигезләре буенча викториналар, кичәләр оештырыла. Мәчетнең үз традицияләре бар: ел саен иң күркәм аксакал билгеләнә. Мәсәлән, быелгы җыелышта яшерен тавыш белән булган сайлауда мондый дәрәҗәгә мәчетнең аксакаллар шурасы рәисе 81 яшьлек Игълам бабай Галиуллин лаек булды. Ул Сарман тернәкләндерү-сәламәтләндерү үзәгенә юллама белән бүләкләнде. Мәчет картлары юбилейларын билгеләү, актив мәчет картлары хезмәтен зурлау да тормышка кергән. Мәсәлән, быелгы җыелышта активлыгы белән аерылып торган, мәчеттә даими төстә кизү вазыйфасын башкарган Сәйфетдин бабай Латфуллинга (80 яшь) истәлекле бүләк тапшырылды.

Җыелышта катнашучылар мәхәллә эшчәнлеген яхшы билгесе белән бәяләделәр. Шулай ук ревкомиссия отчеты тыңланды, аның составына үзгәреш кертелде.

Җыелыш быелгы елга эш планы кабул итте. Анда хәйрия эшләрен киңәйтү, уку-укытуга мәхәллә кешеләрен күбрәк тарту, Болгарга сәяхәт кылу, мәҗлесләргә йөрүче бабайларның гыйлемен арттыру һ.б бурычлар билгеләнде.

Өйлә намазы укылгач, бабайлар өчен аш мәҗлесе оештырылды.

Мәчет эшчәнлеге яхшы дип бәяләнде Мәчет эшчәнлеге яхшы дип бәяләнде Мәчет эшчәнлеге яхшы дип бәяләнде

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *