Лимфология темасына дәрес булып узды

Мөселман кешесе иман ягыннан гына түгел, физик яктан да сау-сәламәт булырга тиеш. Шуны истә тотып, шәһәребезнең “Тәүбә” мәчетендә сәламәт яшәү рәвешенә бәйле дәресләр һәм күренекле шәхесләр белән очрашулар да үткәрелеп тора. Бу елны шундый беренче чара 6 гыйнвар көнне булып узды. Лимфология темасына дәрес алып барырга йөрәк-кан тамырлары хирургы, лимфология һәм флебология табибы Вәлиуллин Дамир Хәмзә улы чакырылган иде. Чараны “Тәубә” мәчете имамы Айгиз хәзрәт мөселман кешесе өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге һәм Дамир Хәмзә улы эшчәнлеге турында кыскача сөйләп башлап җибәрде. Табиб исә дәрес барышында “лимфостаз, слоновость, серозный стаз” темаларын җентекләп аңлатты. Үзенең чыгышын шул темага кагылышлы слайдлар белән дә тулыландырды. Дәрес азагында Дамир Хәмзә улы тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Чара “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбү Бәкер хәзрәт Әбдиев чыгышы белән тәмамланды. Аның әйтүе буенча, мондый очрашуларны ике атнага бер якшәмбе көннәрендә уздырып тору ниятләнә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *