Хәлең ничек, мәхәллә?

28 февраль көнне икенде намазыннан соң “Хәләл үзәк”тә мәчет эшчеләре өчен “Хәлең ничек, мәхәллә?” дип аталган мәҗлес үткәрелде. Ул фикер алышу формасында булды. Чара барышында имамнар һәм мәхәллә активы мәчетләрдә булган проблемаларга кагылышлы чыгышлар ясадылар һәм мәчетләр эшчәнлеген яхшырту ысуллларын тәкъдим иттеләр. Төп темалар булып мәчет кизүләренең роле һәм Аллаһ йортына беренче тапкыр килгән кешеләргә мөнәсәбәт өскә күтәрелде. Шулай ук чара барышында хәзрәтләр җыелган халыкка үз мәчетләрендә башкарылган эшчәнлек турында сөйләделәр, үз тәҗрибәләре һәм мәчетләрдә булган гыйбрәтле хәлләр белән дә уртаклаштылар. Мәҗлес кичке намаздан соң аш өстәле артында тәмамланды.

Бу чара “Хәләл үзәк” директоры Илдар хәзрәт Зияров ярдәме белән башкарылды. Шундый файдалы һәм кызыклы чараны уздырырга булышкан өчен Чаллы мөхтәсибәте аңа зур рәхмәтләрен белдерә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *