Намазны белү буенча бәйге

27-нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Чишмә мәчетендә ир егет балалар өчен намаз уку тәртибе кагыйдәләрен белү буенча тест булып узды. Катнашучылар саны барлыгы 11 бала иде. Иң күп бал җыйган Закиров Умар, Ибрагимов Муса һәм Сарваров Аяз истәлекле һәм көн дә кирәкле бүләкләр, китапларга лаек булдылар. Ә калган катнашучылар исә вәгазьле дисклар белән бүләкләнделәр. Чарадан сон балалар җиләк-җимеш һәм чәй белән сыйландылар.

Мәчет имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт болай ди: “Ислам динендә бала хаклары бар, һәм шуларның берсе аларны дини гыйлемгә, намазга өйрәтү. Дөньяви белемне мәктәпләрдә, институтларда алып булса, дини гыйлем ата-ана аша, яки мәчетләрдә бирелә. Шушы укытуларга нәтиҗә ясау өчен тест формасында конкурс үткәрергә булдык”.

Әйтергә кирәк, мондый конкурслар, бүләкләр балаларның күңелләрен бик сөендерә, һәм мәчеткә, намазга карата мәхәббәт хисе уята.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *