“Ак мәчет” мәдрәсәсе 25 еллыгын конференция белән билгеләп үтте

18 мартта Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә II Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Ул мәдрәсәнең 25 еллыгына багышланды. Ошбу форумны уздыру максаты турында мәдрәсә директоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли кереш сүзендә болай диде: “Без өйрәнә торган бөтен дөньяви һәм дини фәннәр, шул фәннәрдән өйрәнелә торган барлык закончалыклар асылда Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгәннәр һәм алар бөтенесе бергә Ислам динен тәшкил итәләр. Ислам динен гыйбадәт кысаларында гына бикләп тоту һәм дөньяви белемнәрне, дөньяда бара торган техник һәм технологик процессларны Ислам диненнән аерып карау хаклыкка туры килми. Мондый караш һәм бу карашка нигезләнеп алып барыла торган юл фәкать җәмгыятьнең тотрыксызлыгына гына китерә. Дөньяда бара торган төрле вакыйгалар бу фикернең дәлилләре булып тора. Кешелекне бер бөтен җәмгыять итеп карасак, ул бүген үзәк нерв системасы өзелгән җан иясен хәтерләтә. Фетнә булмаган ил юк. Һәрберсе аерым, араларда бердәмлек юк. Һәрберсендә аерым хәрәкәт бара. Әмма ул хәрәкәт халыкларның берләшүенә түгел, бәлки таркаулыкка, үзара читләшүгә алып бара. Һәм безнең шушы кечкенә генә конференциябез шушы өзелгән нерв системасының ялгануына һәм савыгуына, Бөтендөнья халыкларының бердәм булып, килешеп яшәүләренә сәбәп, бер башлангыч булса иде.

Бүгенге көндә күпләр мәдрәсәләргә җәмгыятьне артка, искелеккә сөйри трган уку йортлары итеп кенә карыйлар. Әгәр без милләтнең киләчәген уйлыйбыз икән, мәктәп-мәдрәсәләребезне үзгәртеп кору   кирәк. Бу фикерне 100 ел элек галимебез, педагог  Галимҗан Баруди әйткән. Ул болай ди: “Мәктәп һәм мәдрәсәләрне дингә якынырак итеп һәм реаль тормышка файда китерерлек итеп үзгәртеп корырга кирәк. Олысы да, кечесе дә бөтен көчләре белән дин турында кайгыртырга, яхшы әхлак  турында исләрендә тотарга тиешләр. Дин фән түгел, аңа омтылу һәр фәннең максаты. Бер кешедән бәйле булмаган үз карашы булу, монафыйкланмау, иманын тиешле дәрәҗәдә пакълау һәркемнең бурычы. Әмма бу эштә акрынлык кирәк. Кешегә үз гадәтләреннән баш тарту кыен бит.”

Җәмгыять, мөселманнар берлеге кирәклеге турында Башкортостан делегациясе җитәкчесе, Башкортостан мөселманнары мөфтиенең I урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов та     үзенең сәламләү чыгышында бик ачык итеп әйтте: “Динебез алга бара. Әмма төрле җәмәгатьләргә бүленү тукталмый. Монда килдек берләшергә, туганлык җепләрен ныгытырга. Татар халкы диндә гел алдынгы булды, мәгърифәтле халык. Шушы “Ак мәчет”тә безнең шәкертләребез дә укыйлар. Башкорт-татар – туган халыклар, безнең мәдәниятебез бер, динебез бер, сөйләшсәк тәрҗемәчеләр кирәкмәй. Безне әлифбада бер генә хәреф бүлеп тора. Шуның өчен бергә булаек, бердәм булаек, бергәләшеп ябышсак тауларны да әйләндереп салырбыз, Алла бирсә.”

Конференциядә шулай ук сәламләү чыгышларын Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Булгар академиясен оештыруда катнашучы Иордания профессоры, шәех Габдерразак әс-Сәгъди, Сөгуд Гарәбстаныннан Коръән ятлау Оешмасы вәкиле Хәсән Хәдия, Словакиядән “Кеше һәм аның хокукы” гражданлык җәмгыяте рәисе Эмил Хәмидуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән, мәгариф  бүлеге башлыгы Айдар Карибуллин (мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллнның сәламен ирештерде) , РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенең I урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов  котладылар. Дамир хәзрәт Мөхетдинов конференциядә катнашучыларга мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең котлавын ирештерде һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәхевәлиевка дини мәгариф өлкәсен үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен нәзарәтнең “За духовное единение” медален тапшырды. Үзәк Диния нәзарәтенең  Рәхмәт хатлары мәдрәсә директоры урынбасары Рәфыйк хәзрәт Миннеәхмәткә һәм мәдрәсәнең өлкән  мөгаллиме Азат хәзрәт Шәриповка тапшырылды. Дамир хәзрәт шулай ук мәдрәсәгә “Мәдинә” нәшриятында дөнья күргән дини әдәбият бүләк итте.

Пленар өлештә филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевның “Исламның татар халкын саклау ысуллары  системасындагы урыны”, филология фәннәре докторы Марсель Бакировның  “Болгарларга тоташкан мәдәни-этник тамырларыбыз”, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллинның “Мәхкәмәи Шәргыя Ырынбургиянең 1905 елда мөселманнарның дини эшләре белән идарә итү проекты” турындагы чыгышлары тыңланды. Аннары конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләделәр.  Соңыннан гомуми эшкә йомгак ясалды, тикшерелгән мәсьәләләр буенча резолюция кабул ителде.

 

   Рәсемнәрдә: форумнан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *