Мөхтәсибәт Коръән ятлаучы студентларга ярдәм күрсәтә

23 августта Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин РИИ каршындагы Коръән ятлау Үзәгендә белем алучыларны кабул итте. Бүгенге көндә биредә Чаллыдан 3 студент мөхтәсибәт степендиаты булып тора, тагын 3 егет ошбу Үзәктә гыйлем алырга ният итә. Шулай ук читтән торып Коръән ятлау методикасын үзләштерергә теләүчеләр бар.
Әлфәс хәзрәт әңгәмә барышында Коръән ятларга теләүче студентларның һәрвакыт мөхтәсибәт ярдәменә өмет итә алуларын белдерде, бу саваплы эштә аларга уңышлар теләде.

Рәсемдә: очрашудан күренеш.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *