Рамазан ае актив башланды

23 апрель көнне кояш баюы белән мөселман халкы изге Рамазан аен каршы алды. Әлеге ай Коръән ае буларак билгеле булганга күрә, узган елларны Чаллы шәһәре мәчетләрендә Рамазан ае дәвамында, мәхәллә кешеләре белән берлектә, Аллаһ китабын хәтем кылалар иде. Бу елны исә билгеле булган сәбәпләр аркасында әлеге мөмкинлекне кулланып булмый. Әмма Ислам дине безгә хәлне авырайтырга түгел, ә җиңеләйтергә өнди. Шушы боерыкны куздэ тотып һәм килеп туган хәлне исәпкә алып, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте 23 апрель көнне онлайн рәвештә үткәргән имамнар җыелышында Коръән хәтем кылуны Instagram һәм YouTube социаль челтәрләрендәге мөхтәсибәт каналларында үткәрергә дигән нәтиҗәгә килде. Аллаһ китабын хәтем кылуны шәһәребез имамнары алып бара, көн саен 11:00 сәгатьтә бер җүз укыла. 28 апрельгэ 4 җүз (80 бит) укылды. Әлеге гамәл башка мәчетләрдә дә алып барыла – имамнар Коръән китабын мәчеткә халык җыймыча гына урамга ишеттереп укыйлар. Шулай ук Рамазан ае дәвамында һәр көн ифтар алдыннан 18:30 сәгатьтә online дәресләр үткәрелә. Алар кояш баегач азан әйтеп, ифтар һәм аннан соң дога кылып тәмамлана. Моннан тыш 27 апрель көнне шәһәребез имамнары бергәләшеп online рәвештә авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр. Әлеге чара Zoom кушымтасында барды. Хәзрәтләр 18:30 сәгатьтә online рәвештә бергә җыелышканнан соң вәгазь сөйләнде, Коръән укылды һәм дога кылынды. Online мәҗлес азан әйтелгәннән соң авыз ачу белән тәмамланды.
Рамазан ае – савап җыю ае. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, әлеге айда һәр кылган изге гамәлнең әҗере 700 тапкыр, яки аннан да күбрәк арттырылып языла. Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһү галәйһи вәсәлләм) икенче бер хәдисендә: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс” – диде. Шушы сүзләрне күзтә тотып “Ихсан” хәйрия фонды ураза тотучы мохтаҗ кешеләр өчен ифтар ашлары тарата башлады. Рамазан аеның беренче 4 көне эчендә 298 кешегә ифтар ашы белән ланчбокслар таратылды. Бер ланчбокс бәясе 250 сум. Әлеге изге эштә катнашу өчен +7 917 931-65-71 телефон номерына бәйләнгән Сбербанк картасына “ИФТАР” сүзе язып 250 сум (1 кеше өчен ифтар ашы) акча җибәрергә кирәк.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *