Гаилә коруга багышланган дәрес үтте

14 гыйнвар көнне “Нур-Ихлас” мәчетендә шәһәребез имамнары өчен ТР МДН баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның никах һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә багышланган дәресе булып үтте. Чара ахшам намазыннан алып 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Дәресне Җәлил хәзрәт үзенә генә хас кызыклы һәм мавыктыргыч рәвештә, сөйләгәннәрен яшәештән алынган мисаллар белән раслап алып барды. Имамнар белем мәҗлесеннән бик канәгать булып кайтып киттеләр.
Әлеге очрашуда истәлекле вакыйга да булды. Дәрес башында Җәлил хәзрәт Фазлыев Фоат хәзрәт Мухаметовка озак еллар дәвамында Яр Чаллы мөхтәсибәтендә дин үстерүгә керткән көче өчен зур рәхмәтләрен белдерде һәм матурлап теккән чапан бүләк итте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *