“Туфан” мәчете мәхәлләсе оешуының 30 еллыгына багышланган викторина

20 гыйнвар көнне шәһәребезнең “Туфан” мәчетендә мәхәллә оешуының 30 еллыгына багышланган викторина үтте. Бәйгедә шәһәребез мәчетләрендә үткәрелгән дәресләрдә белем алучы хатын-кызлар гына катнашты. Чарага барлыгы 11 мәчеттән 50 артык катнашучы килде. Бәйге иртәнге 9:30 сәгатьтә башланып 10:30 сәгатькә чаклы дәвам итте. Билгеләрне хисаплау вакытында “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт катнашучыларга гыйлем алу турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. Чара азагында “Туфан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт барлык катнашучыларга буләкләр тапшыры һәм бәйгене оештыруда ярдәм иткән абыстайларны тәбрикләде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *