“Туфан” мәхәлләсе оешуына 30 ел

2024 елның 28 гыйнварында шәһәребезнең “Туфан” мәчетендә мәхәллә оешуының 30 еллыгы билгеләп үтелде. Чара 10:30 сәгатьтә мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинның килгән кунакларны сәламләү сүзләре һәм Ибраһим хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте. Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин дога кылганнан соң, Равил хәзрәт кунакларны “Туфан” мәчете тарихы белән таныштырды.

Соңрак, үзләренең ихлас хезмәтләре белән ислам динен үстерүгә, мәхәллә тормышына зур өлеш керткәннәре өчен, аерым кешеләргә мөфтиятнең һәм мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәҗлес өйлә намазыннан соң чәй өстәле янында дәвам итте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *