“Минем Пәйгамбәрем” дип аталган темага видео-роликлар конкурсы

Игътибар!
Мәүлид аена багышлап, “Минем Пәйгамбәрем” дип аталган темага видео-роликлар буенча конкурс уздырыла.
Уздыру вакыты: 12 октябрьдән 12 ноябрьгә чаклы.
Катнашучыларга таләпләр: Мөселман булу. Яшь арасы чикләнмәгән.
Видео-материалга таләпләр: Татар телендә булу һәм эчтәлегенең темага туры килүе. Вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.
Җиңүчеләрне сайлау: 13-15 ноябрь. Сайлау вакытында беренче урында видео-роликның эчтәлеге торачак. Осталык һәм видео сыйфаты – икенче урында.
Бүләкләү: Шәһәркүләм Мәүлид кичәсе.
Призлар: 1 урын – 5000 сум, 2 урын – 3000 сум, 3 урын – 2000 сум.
Конкурста җиңүчеләрнең видео-роликлары шәһәркүләм Мәүлид кичәсе программасында халыкка күрсәтеләчәк. Бәйгедә катнашу өчен әзер видео-материалларны muhtasibchelny@yandex.ru почтасына җибәрү сорала. Шулай ук конкурста видеоязманы Instagram социаль челтәренә салып, @islamchally аккаунтын видео астына беркетеп тә катнашып була.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *