“Ак мәчеттә” мәчет укытучылары өчен конференция узды

10 октябрь көнне “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Чаллы һәм күрше шәһәр мәчетләрендә якшәмбе дәресләрен алып баручы укытучылар өчен конференция булып узды. Чара кичке намаздан соң 17:00 сәгатьтә башланды һәм төнге намаз вакыты җитү белән тәмамланды. Конференция “Ак мәчет” мәдрәсәсе имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметовның мөгаллимнәрне сәламлау сүзләре белән башланды. Чара дәвамында “Чаллы Яр” мәхәлләсе имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров мәчет мөгаллимнәрен Казан шәһәрендә узган Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумында алынган белем белән таныштырды. Үзенең чыгышында ул укырга килгән кешеләргә безнең республикада кабул ителгән Әбү Хәнифә мәзхәбе нигезендә ТР МДН тарафыннан хупланган белемне генә бирергә һәм мөселманнар арасында фетнә чыгаручы чит ил галимнәре идеологиясенә кагылмаска чакырды. Чит идеологиянең безнең милләт, дәүләт таркалуына сәбәп булуын ассызыклады. Шулай ук мөселманнар арасында дини генә түгел, дөньяви белемле кешеләрнең дә кирәклеген әйтеп китте.
Чара азагында Коръән укып дога кылынды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *