Имамнарның чираттагы җыелышы

5 август көнне шәһәребез мөхтәсибәтендә мәчет имамнарының чираттагы җыелышы булып үтте. Аның төп темасы булып якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерлек алынды. Мәҗлеснең беренче яртысында Әлфәс хәзрәт Гайфуллин имамнарны Сидоровка бистәсендә урнашкан Корбан чалу мәйданчыгында үтәлергә тиешле кагыйдаләр белән таныштырды. Бу елны мәйданчыкка чит машиналар кертелмәүе һәм сарык чалучыларны анкета аша уздырулары турында әйтеп китте. Шулай ук һәр мәчеттән берничә сарык чалучы әзерләп җибәрергә боерды. Җыелышның икенче өлешендә мәчетләрдәге имам ярдәмчеләре исемлеген туплау булды. Мәҗлес дога кылу белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *