Мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча IX берләштерелгән турниры

Ул быел 9 апрельдә һәр елдагыча  Чаллының “Витязь” спорткомплексында узачак. Узган ел татарча көрәштә һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 20 шәһәр районыннан һәм Башкортостаннан  81 мөселман спортчысы, шул исәптән танылган 12 спорт мастеры көч сынашкан иде. Ә бу ярышларның  нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә.  Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә алар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда җиңүче турнирның иң олы бүләге – Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Әлмәт районы вәкиле спорт мастеры Руслан Нургалиевка елмайды.  Ә калган җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Былтыр аны Балтач районы командасы яулады.

Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша ала. Рәхим итегез!

Рәсем dumrt.ru сайтыннан алынды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *