V Республика ифтары 15 июньдә Теннис академиясәндә уздырыла

Быел V Республика ифтары 15 июньдә Теннис академиясендә оештырылачак. Ифтарда 10 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Ифтар мәҗлесен  ТР Диния нәзарәте,  РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе,“Казан-Арена” стадионы дирекциясе оештыра.  Катнашучыларны дин әһелләренең  вәгазьләре, мөнәҗәтләр, Коръән  укып, догалар кылу, җәмәгать намазы һәм ифтар ашы көтә.

Әлеге хәйрия чарасы Татарстанда 2013 елдан башлап даимә рәвештә үткәрелә һәм анда республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар катнаша.

Мәгълүм булганча, үткән елларны республика ифтары “Казан-Арена” стадионында оештырылып килде һәм үзенә бер үз вакытта 15 меңгә якын кеше кабул итә ала иде. Июньдә биредә Конфедерацияләр кубогы уеннары узачак һәм ул башка максатлардан кулланыла алмаячак. Алдан V Республика ифтарын үткәрү ниятләнгән Үзәк стадион да  Кубокта катнашкан командалар өчен күнекмәләр мәйданы булып кулланылачак.

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *