Шәһәребезнең мөселман активы белән очрашу

2 февраль көнне “Чаллы Яр” мәчетендә мөхтәсибәт вәкилләренең шәһәр мөселман активы белән очрашу кичәсе үтте. Мәҗлес чәй өстәле янында фикер алышу форматында барды. Аның төп темасы – бүгенге көндә мөселманнар тормышындагы проблемалар һәм аларны чишү юлларына бәйле сораулар.

Бу кичә Тукай районы имам-мөхтәсибе һәм Чаллы шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбәновның Коръән укып дога кылуы белән башланып китте. “Чаллы Яр” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров кунакларны чараның максаты белән таныштырганнан соң, Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәребездә ислам дине, мәчетләр төзү һәм хәләл ризык җитештерү тарихын кыскача сөйләп үтте. Шулай ук үзенең чыгышында ул ислам экономикасының бүгенге көндәге әһәмиятен дә аңлатты. Мәҗлес дәвамында Илдар хәзрәт килгән кунакларга хәләл ипотека, ислам банкингы, бизнес проектлар булдыру һәм санап киткән өлкәләрнең ничек эшләүләре турында сөйләде. Чара вакытында шулай ук Җәмигъ мәчете төзелеше фонды директоры Хөсәенов Уел Галим улы да чыгыш ясады. Ул җыелган халыкны Җәмигъ мәчете төзелеше яңалыклары белән таныштырды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *