Чираттагы имамнар җыешылы

16 сентябрь көнне икенде намазыннан соң Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы булып узды. Аның барышында беренче чиратта “Терроризмга юк” айлыгы кысаларында мәчетләрдә үткәрелгән чаралар турында сүз алып барылды. Мәҗлес кунагы буларак Чаллы шәһәренең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Галиуллин Рөстәм Рафик улы чакырылган иде. Ул имамнарның мәчетләрдә халык белән экстремизмга каршы эш алып баруның мөһимлеген исләренә төшереп үтте.
Җыелышның икенче өлешендә якшәмбе укулары һәм Татар теле курслары турында фикер алышыну булды. Әлфәс хәзрәт билгеләнгән мәчетләрдә октябрь аеннан татар теле дәресләрен үткәрә башларга һәм дини дәресләргә бары тик аккредитация узган мөгалимнәрне генә кертергә боерык бирде. Мәҗлеснең соңгы өлешендә имам-мөхтәсиб тарафыннан Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә дәгъват бүлеге җитәкчесе һәм “Ихлас” мәчетенең вакытлыча имам-хатыйбы буларак Инсаф хәзрәт Сәубановны, ә “Утыз-Имәни” мәчете имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт Гайниевны мөхтәсибәтнең аксакаллар шурасы рәисе итеп куярга тәкъдим ителде. Имамнар әлеге тәкъдимнәрне бертавыштан кабул иттеләр. Ә 17 сентябрь көнне Инсаф хәзрәт Сәубановны “Ихлас” мәчете мәхәлләсе халкы белән якыннан таныштыру мәҗлесе булып үтте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *