Хәлвәтдин хәзрәткә 75 яшь тулды

15 сентябрь көнне шәһәребезнең “Әбүзәр” мәчетендә истәлекле вакыйга булды. Мәчетнең имам-хатыйбы Хәлвәтдин хәзрәт 75 яшлек юбилее уңаеннан Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны өйлә намазыннан соң Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Галиуллин Рөстәм тапшырды. Соңрак шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Хәлвәтдин хәзрәтне ТҖ МДН Чаллы шәһәре мөхтәсибәте исеменнән туган шөкер көне белән тәбрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *