Гаилә белән чаңгы шуу чарасы үтте

23 февраль көнне Чаллы шәһәренең Прибрежный паркы чаңгы трассасында мөхтәсибәт тарафыннан “Гаилә белән чаңгы шуу” чарасы үткәрелде. Бәйгегә теркәлү иртәнге 9:00 сәгатьтә, ярышлар исә 9:30 сәгатькә билгеләнгән ачылыш тантанасыннан соң башланды. Чарада барлыгы 250 якын кеше килде. Ярышларда катнашучыларның барсы да символик медальләргә лаек булды, беренчелекне яулаганнарга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тәмамланганнан соң чарага килгән барлык кеше дә тәмле пылау белән авыз итә алды. Барлык катнашучылар да бәйгедән өйләренә кәнәгать булып кайтып китте.

Ярышларда катнашып беренчелекне яулаучылар исемлеге:
Дистанция 200 м (малайлар):
1 – Камалов Камиль
2 – Гасимов Рахим
3 – Габдулхаков Амин

Дистанция 200 м (кызлар):
1 – Сагирова Залина
2 – Гамерова Самина
3 – Набиева Айсылу

Дистанция 400 м (малайлар):
1 – Яхин Раиль
2 – Нимуллин Сулейман
3 – Узбеков Алмазхан

Дистанция 400 м (хатын-кызлар)
1 – Хабибуллина Гульфия
2 – Тазиева Аниса
3 – Кунниева Альфия

Дистанция 1.5 км (ирләр):
1 – Нибуллин Тагир
2 – Насибуллин Ильяс
3 – Камалов Ильшат

Дистанция 2.5 км (ирләр):
1 – Марданов Динар
2 – Закиров Кирилл
3 – Яхин Ленар

Мәчетләр арасында эстафета – 3әр кеше, 400 метрга чаңгыда чабыш:
1 – Ихлас мәчете
2 – Әбузәр мәчете
3 – Кәусәр мәчете

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *