Чираттагы мөхтәсибәт җыелышы

17 февраль көнне икенде намазыннан соң Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы үтте. Аның беренче өлешендә 12 апрель көнне узачак Үзәкләштерелгән Дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII чираттагы съездына Чаллы мөхтәсибәтеннән баручы делегатлар исемлеге билгеләнде. Мәҗлеснең икенче темасы буларак ТР МДН тарафыннан республикабыз мәчетләре һәм имам-хатыйблары өчен үткәрелгән “Изге әманәт” бәйгесе нигезләмәсе белән танышу алынган иде. Бәйгенең 1 этабы 28 февральдә тәмамланганга, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин киләсе атнада мәчетләрне карап-тикшереп чыгарга кирәклеген әйтеп узды.

Имамнар җыелышының соңгы өлешендә Балаларның Республика күләмендә Чаллыда язгы каникуллар чорында үтә торган 25 нче традицион Коръән уку бәйгесе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Рәсәйкүләм турниры турында сүз алып барылды. Аның нәтиҗәсе буларак, моңа кадәр март аеның икенче яртысында үткәрелеп килгән Коръән уку бәйгесен кичектереп торырга, ә ТР МДН кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Рәсәйкүләм турнирын 4 апрельдә үткәрергә дигән карар кабул ителде. Шулай ук Әлфәс хәзрәт имам-хатыйбларга һәр мәчеткә ел дәверендә үткәреләчәк берәр бәйге билгеләргә боерды. Имамнар җыелышы дога кылу белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *