Мөхтәсибәт җыелышы

21 февраль көнне икенде намазыннан соң Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә 2022 елның тәүге имамнар җыелышы узды. Ул гадәттәгечә Коръән укып һәм дога кылып башланып китте. Җыелыш дәвамында Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы кысаларында мөхтәсибәт катнашында шәһәребездә үткәреләчәк чаралар һәм мәчет эшчәнлегенә кагылышлы сораулар каралды.
Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин беренче эш итеп 23 февраль көнне Прибрежный паркындагы чаңгы трассасында узачак “Гаилә белән чаңгы шуу чарасы” турында имамнарның исләренә төшереп үтте. Әлеге чарада катнашырга һәм мәчет халкын да чакырырга өндәде. Соңрак Рөстәм хәзрәт Шәйхевалиев имамнарны 12 март көнне “Ак мәчет” мәдрәсәсендә узачак VII “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дип аталаган конференциянең узган еллардагы чыгышлары белән таныштырды һәм шәһәребез хәзрәтләренә дә анда катнашырга тәкъдим итте.
Өченче һәм дүртенче сораулар буларак 23 март көнне узачак балалар өчен Коръән уку бәйгесе һәм 26 мартка билгеләнгән татарча көрәш һәм кул көрәше турнирлары каралды – Коръән бәйгесенә хөкемдарлар, бәйгеләр вакытында килгән кунаклар өчен кагыйдаләр билгеләнде.
Җыелыш азагында мәчет эшчәнлегенә кагылышлы сораулар каралды. Әлфәс хәзрәт имамнарга мәчетләрдә социаль аралык саклау һәм битлек кию кагыйдәләре әле тәмамланмавын искәрде. Шулай ук кайбер мәчетләрдә тикшерүче органнар тарафыннан табылган куркынычсызлык кагыйдәләренә бәйле кимчелекләрне төзәтеп бетерергә боерды.
Җыелыш дога кылып тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *