Мәүлид аена багышланган кичә

8 декабрь көнне Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендэге концертлар залында Мәүлид аена багышланган кичә үтте. Моңа кадәр ай буена шәһәр мәчетләрендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (салалЛаһү галәйһи вәссәләм) багышлап төрле чаралар уздырылды.
Кичә Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең 2018 ел эшчәнлегенең кыскача нәтиҗәләрен ассызыклаган видео-язма белән башланып китте. Соңыннан “Ихлас” мәчете имамы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Коръән укыды, дога кылынды һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кичәдә катнашучыларны Мәүлид ае белән котладылар. Чара барышында “Хәзинә” клубына йоруче балалар Пәйгамбәребез (салалЛаһү галәйһи вәссәләм) хакында шигырьлэр сойлэделэр, ком анимациясе курсэттелэр; нәшидләр җырланды, Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары “Әҗерләреңне сакла” дип аталган тамаша күрсәтте. Шулай ук мәчетләребез имамнары Инсаф хәзрәт Сәүбанов, Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов һәм Рүзил хәзрәт Ихсанов кыскача, ләкин эчтәлекле вәгазьләр сөйләп үттеләр. Чыгышлар арасында Дагыстан кунагы Мөхәммәд хаҗи Гасанов мөнәҗәтләр башкарды. Кичә тирән эчтәлекле булды һәм тамашачыларга бик ошады, бэйрэмгэ килгэн хэркем канэгать булып кайтып китте.

Мәүлид аена багышланган кичә Мәүлид аена багышланган кичә Мәүлид аена багышланган кичә Мәүлид аена багышланган кичә Мәүлид аена багышланган кичә Мәүлид аена багышланган кичә Мәүлид аена багышланган кичә Мәүлид аена багышланган кичә

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *